21 ноябрьдә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашучылар өчен балалар кул эшләнмәләрен сату буенча аукцион булды
21 ноябрьдә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашучылар өчен балалар кул эшләнмәләрен сату буенча аукцион булды.
Район балалар иҗаты йортында шөгыльләнүче укучылар ясаган картиналар, курчаклар, бәйләгән бияләй, оекбашлар, Ильяс Идиатуллин остаханәсенә йөрүче малайлар ясаган агач әйберләрне җитәкче-белгечләр бик теләп сатып алдылар. Бигрәк тә көнкүреш предметларына сорау зур булды.
Аукционда 23200 сумлык товар сатылды. Аукционнан кергән акчалар балалар киләчәктә шөгыльләнсен өчен кирәкле материаллар, чималлар сатып алыначак. Керемнең бер өлеше исә яшь “оста кулларны” бүләкләү өчен тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев