Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

25 ноябрьдә Хәлим Зөфәр улы Сафинның йөрәге тибүдән туктады

25 ноябрьдә Базарлы Матакта яшәүче, Әлки районының мәртәбәле гражданины, хезмәт ветераны Хәлим Зөфәр улы Сафинның йөрәге тибүдән туктады.

Ул 1954 елның 22 сентябрендә ТАССРның Октябрь (хәзерге Нурлат) районы Төрнәс авылында туган.
Хәлим Сафин 1971-1976нчы елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында югары белем алган. Ул хезмәт юлын Октябрь районы “Төрнәк” совхозында агроном-мелиоратор буларак башлый.

1976-1977 елларда Ватан алдында хәрби бурычын үтәгәч янә “Төрнәк” совхозына агроном-орлыкчы булып кайта. 

1978 елдан башлап Хәлим Зөфәрович Әлки районында эшли башлый. Башта “Энергетик” совхозында баш агроном булып уңышлы гына хезмәт куя. Инициативалы, кыю фикерле, яңалыкка омтылучан  белгечне район җитәкчелеге 1983 елда яңа оешкан  “Кызыл Байрак” совхозы директоры итеп билгелиләр. Биредә югары белемле белгеч һәр яклап үзенең сәләтен, осталыгын күрсәтә. “Кызыл Байрак” совхозында авыл хуҗалыгы  объектлары төзелә. Бигрәк тә совхозның терлекчелек фермалары, механика остаханәсе, ындыр табаклары, азык утарлары сафка баса. Юллар, күперләр ясала. Халыкка өйләр җиткерелә.

Хәлим Зөфәрович эшләгән елларда “Кызыл Байрак” совхозы сөт җитештерү буенча районда лидер хуҗалыкка әверелә. Башка колхоз-совхозларга үрнәк итеп куярлык итеп игеннәр үстерелә, маллар өчен мул итеп азык хәзерләнә.

1990 елны аны КПСС районының беренче секретаре итеп сайлыйлар. 1991 елдан район башлыгы буларак эшен дәвам иттерә. 
Бу илебез сәнәгатендә бик авыр еллар була. Шуңа карамастан, Хәлим Зөфәрович районда юллар салдыра, социаль корылмалар төзетте, белгечләрне, эшче-хезмәткәрләрне бушлай торак белән тәэмин итү юнәлешендә гаять зур эшләр алып бара.
1995 елда ул “Агропромэнерго”  предприятиесе директоры итеп билгеләнә, ә 1998 елдан район почта элемтәсе участогын җитәкли. 
2003 елда тәҗрибәле җитәкче Хәлим Сафин янә авыл хуҗалыгы тармагына хезмәткә чакырыла. Ул “Кызыл Шәрык” акционерлык җәмгыяте  филиалы баш агрономы, җитәкченең үсемчелек  буенча урынбасары булып эшли башлый. Ул әлеге җәмгыяттә төрле җаваплы постларда  2014 елга кадәр хезмәт куя һәм шуннан лаеклы ялга чыга. 

Хәлим Сафинның күпүеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләнә. 
Тормышта актив позициядә торуы, зур оештыру сәләтенә ия булуы һәм эшлеклелек аңа төрле юнәлешләрдә уңышларга ирешү мөмкинлеген бирде. 

Хәлим Зөфәр улы кайда гына хезмәт куйса да, үзен һәрвакыт белемле, гадел җитәкче итеп танытты. Кешеләргә карата һәрчак  ихтирамлы мөгалләмәсе, гадилеге аңа зур абруй, хөрмәт китерде.

Сафин Хәлим Зөфәр улының якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

А.Ф.Никошин, Р.Ә.Билалов. Р.Х. Морадымов, Р.Р.Гадиев, Ф.М.Дәүләтшин,  Р.Ә.Хәлиуллин, В.В.Мошков, И.К? Шәйдуллин, Ф.Ә.Әкбәров.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев