Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

27 апрель – Урманнар утырту көне

27 апрельдә Татарстанда урман утырту көне игълан ителә. Матур традициягә әйләнгән әлеге эштә безнең район да ел саен актив катнашып килә.

Әлки урманчылыгы белгечләре авылларда агачлар утырту, аллеялар булдыруны торак пунктларын яшелләндерү планына туры китереп, район архитекторы белән килешеп башкарырга киңәш итә. Моның өстенә агач утыртканчы коммуналь хезмәтләргә дә бу турыда хәбәр итәргә кирәк, юкса җир астына салынган элемтә кабельләренә, газүткәргечләргә зыян китерергә мөмкин бит.

Өй тирәләрен, койма буйларын яшеллеккә күмергә теләүчеләргә белгечләрнең шулай ук әйтер сүзе бар. Моның өчен биек булып үскән агачлар түгел, ә декоратив куаклар сайлагыз, ди алар. Вакыт тиз уза бит, әле генә утырткан юкә, тупыл, чыршы, нарат агачлары биек булып үсеп җитә, тирә-якны каплый, матурлыгы да әллә ни түгел. Ә менә хуш исле сирень, акация, җәй буе чәчәк атып утыручы гөлҗимеш, көзен дә матурлыгын югалтмый торган миләш кебек куаклар утыртсаң, алар күркәмрәк тә булыр иде, үзләрен кисеп-карап тору да ансатрак бит.

Агач үсентеләрен урман хуҗалыгы питомнигыннан алырга була. Моның өчен авыл  җирлекләре советлары, район башкарма комитеты заявка тапшырырга тиеш. Быел һәр оешмага 20 төп агач үсентесе бирәчәк. “Сайлау мөмкинлеге зур, әлкилеләргә төрле үсентеләр тәкъдим итәбез,–“ ди Әлки урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Людмила Желтухина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев