30 август – Республика көнендә район узәгендә зур бәйрәм узачак
30 август – Республика көнендә район узәгендә «Горурланам синең белән, Республикам!» дип аталган зур бәйрәм узачак.
Бәйрәм чаралары Үзәк паркта уза. Алар сәгать 10 башлана. Биредә балалар өчен уен күңел ачу программасы, мастер-класслар, күргәзмәләр эшлиячэк, милли ризыкларны татып карау һәм рус җыры фестивале узачак.
Базарлы Матак үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Халыкка бодай, арпа, солы, ярдырган катнаш бөртек, көрпә, бәрәнге, яшелчәләр, сөт һәм сөт ризыклары, кош - корт түшкәләре тәкъдим ителәчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар белән беррәттән мәктәпләр дә үз бакчаларында үстергән уңышны сатуга алып чыгачак.
19.00 сәгатьтә бәйрәмнең кичке өлеше башлана. Бу вакытта район мәдәният осталары һәм балалар музыка мәктәбенең иҗади коллектив чыгыш ясыячаклар. Шулай ук "Закария" фолк-төркеме һәм “Jamberry” кавер-төркеме чыгышлары көтелә. Дискотека, бәйрәм салюты булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев