Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30 августта әлкилеләр республика көнен билгеләп үтте

30 августта Татарстан халкы республика көнен билгеләп үтте. Бу көнне без төбәгебезнең дәүләт буларак танылуын бәйрәм иттек.

1990 елда республиканың Югары Советы Татар АССРның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итте. СССР таркалганнан соң, Татарстан Республикасы дәүләт составыннан чыкмады, ә Россия Федерациясе субъекты булып калуын дәвам итә. 
Ул – безнең күпмилләтле Татарстанны берләштерүче һәм бар халык та бик тә яраткан бәйрәм.

Районда төп вакыйгалар үзәк паркта үтте. Программа бик тә кызыклы һәм һәркем күңелен күтәрерлек итеп оештырылган иде. Район кешеләре, нинди миләттән булуларына карамастан, тантанага кушылдылар һәм төрле чараларда бик теләп катнаштылар. Кызыклы программа уйланылган, үзәк паркта сәүдә палаткалары, кафе, уен аттракционнары эшләде, көз уңышларыннан күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылган иде. 

день республики

Район башлыгы Александр Никошин әлкилеләрне, якташларны бәйрәм белән котлап, бүген республиканың авыл хуҗалыгы, мәдәният, мәгариф, сәнәгать, җитештерүчәнлек, кабат эшкәртү тармаклары буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгы урынны алып торуын ассызыклады. 

–    Татарстан безнең шундый. Россиядә андый төбәкләр юк, – диде ул. – Алар безнең казанышларга ирешергә, Казанга тиңләшергә тырышалар. Һәм бу бик яхшы. Бүген республикада бик күп спорт мәйданчыклары, парклар, скверлар, мәктәпләр, садиклар, клублар, ФАПлар төзелә һәм болар барысы да халык өчен. Район, гомумән, матурая бара. Болар барысы да кешеләр хезмәте, без районыбыз һәм тулаем республикабыз үсешенә үз өлешебезне кертеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез.
Быел районда 498 миллион сумга 26 объект гамәлгә кертелде. “Ярдәм иткәне өчен Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка бик зур рәхмәт”, – дип өстәде Александр Федорович. 

Район башлыгы махсус хәрби операциядә булган сугышчыларны да игътибарсыз калдырмады. Аларның фидакарьлеге, сугышчан рухы өчен рәхмәтен белдерде. 

день республики

Хәрби бурычын үтәгәндә кыюлыгы, каһарманлыгы өчен Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә өлкән сержант Илдар Кәримов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә батырлыклары өчен Дамир Гиляевка, Рафаэль Гатауллинга һәм Денис Саттаровка район башлыгы Мактау грамотасы тапшырды.  

алсу набиева

Әлкилеләрне республика Дәүләт Советы депутаты, Әлки якташлык җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева да котлады. “Без якташларыбызның уңышлары белән горурланабыз. Хезмәтегез, ярдәм итүегез өчен сезгә рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, бәхетле тормыш телим”, – дип теләде ул. 

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы күзәтчелеге җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов Әлки районында хезмәт сөючән һәм бәхетле кешеләр яшәвен билгеләп үтте. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова һәм “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки филиалы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин  республиканың Дәүләт Советы депутаты, безнең якташыбыз Фоат Вәлиев исеменнән балаларга спорт костюмнары бүләк иттеләр. 

день республики

Бүләкләүләр дә булды. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Лариса Давыдовага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. Район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Рузия Сәлахова, “Востокзернопродукт”ның “Көнбатыш Әлки” территориаль идарәсе директоры Марс Сәгыйрев Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. “Карга” терлекчелек комплексы инженер-механигы Рамил Хафизовка, “Востокзернопрдукт”ның орлык заводы операторы Касыйм Зыятдиновка, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитештерү бүлеге консультанты Илвир Сәлаховка ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде. 

Бу көнне “Әлки чыңы” рус җырлары фестивале үтте. Кунаклар алдында район мәдәният йорты ветераннарының “Сударушка” вокал ансамбле, Югары Кәчи клубының “Кыңгырау” вокал ансамбле, Иске Матак мәдәният йортының “Ромашка” вокал ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады. 

Парктагы бәйрәм кич белән “Зәкәрия” фолг-төркеме һәм “Jamberry” каер-төркеменең күңелле  концерт программасы белән дәвам итте. Бәйрәм ахырында тамаша кылучылар төрле төсләр белән балкыган салютка карап сокланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев