42 ел Мәскәүдә яшәгән Гайнетдиновлар Үргәгар авылына кайтып яңа йорт салган
42 ел Мәскәү шәһәрендә яшәгән Рәисә апа һәм Нургали абый Гайнетдиновлар Үргәгар авылына кайтып яңа йорт салган
Заманы шундый: бүген күпләр авыллардан төрле калаларга китә. Әти-әни канаты астында үскән балалар белән гөрләп торган йорт бервакыт тынып, ятимләнеп кала. Читтәгеләр туган җир, туган туфрак, туган нигез, дип сагынып яши...
Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр бик күпләрнең бәхетле, шатлыклы мизгелләр бүләк иткән авылы күңеленнән чыкмый. Андыйлар җае чыкканда, туган-тумачаны, күрше, таныш-белешне кайтып күреп, сагышларын басып китә. Ә бик сирәкләр җитеш тормышын ташлап, әти-әнисе яшәгән нигезгә кайтып йорт сала. Әйе, бар андыйлар, мисалларны районыбызда да китерергә була. Шундый бер гаилә Үргәгар авылында яши. Сүзебез 40 елдан артык Мәскәү шәһәрендә яшәп-эшләп, аякка басып, фатирлы, җирле-бакчалы, уллы-оныклы булганнан соң, лаеклы ялга чыккач, балачагы узган авылына кайтып, яңа йорт салып яшәүче Рәисә апа һәм Нургали абый Гайнетдиновлар турында.
Мәскәүдә дә сынатмыйлар
Нургали абый – Үргәгар авылында туып, һөнәрле булырга дип, 14 яшендә Казанга чыгып киткән кеше. Ул анда техник училищены, шофер-бораулаучы белгечлеген сайлый. Кулларына белемле булуларын раслаучы документны алгач, егетләргә илнең зур шәһәрләренә бару мөмкинлеге бирелә. Башкала Мәскәүгә дә юллама була. Яшь, тәвәккәл егетләрне, билгеле, илнең башкаласы кызыктыра. Нургали абый да ике дә уйлап тормый зур калага юл тота. 70 нче еллар була ул. Казанда һөнәр алган яшьләр Мәскәү янындагы районнарда су коелары бораулый. Аннары армия хезмәте. Һәр нәрсәне җиренә җиткезеп башкаручы, уттай җитез, кыю солдат биредә дә взвод командиры дәрәҗәсенә ирешеп, алтын куллы һәм оештыру сәләтенә дә ия булганга, Бригадир кушаматы да алып, кире хәзер шактый таныш Мәскәү шәһәренә әйләнеп кайта. Иптәш бораулаучылары гына кайсы кая таралып беткән була. Әмма якташыбыз аптырап калучылардан һәм эштән куркучы түгел: ул Артамонов исемендәге 5 нче троллейбус паркына йөртүче булып эшкә урнаша. Һәм 20 ел рульдә була. Шуннан соң гына башта – билгеле бер маршрутның, аннары техник тикшерү контроле җитәкчесе, соңрак ремонт буенча җитәкче урынбасары була.
«Дәү әти белән дәү әниләр авылда яшәргә тиеш”
Шул еллар эчендә фатир да алына, Нургали абый гаиләле дә була. Үз авыллары кызы Рәисә апага өйләнә ул. Өч ул: Рудик, Рамил, Раилне үстерә алар. Малайлар да үсеп җитеп, югары белемнәр алып, һәркайсы үз юлларын таба, гаиләле була. Оныклар туа. Барысы да җитеш: телисең икән бар уңайлыклары булган фатирыңнан чыкма, саф һава сулап, яшелчәләр үстерергә уйлыйсың икән, бакча бар, шунда мунчасына кадәр салынган. Ә күңелдә тынычлык юк, нидер җитми. Туган авыл, нигездәге йортны сагыну, табигать кочагында, иркенлектә яшәү теләге тынгылык бирми аңа. Өстәвенә, оныгының һич уйламаганда: “Картайгач сез авылга кайтасыздыр бит. Дәү әти белән дәү әни анда яшәргә тиеш. Без Мәскәүдә калабыз, сезгә кунакка кайтачакбыз”, – дип әйткән сүзләре дә аның хәтерендә ныклап уела һәм әледән-әле искә төшеп, тынгылып бирми.
Нургали абый озак икеләнүчеләрдән түгел: лаеклы ялга чыгуы турында гаризаны язгач та, авылда, хәзер мәрхүм булган әти-әнисенең иске йорты урынында яңасын салырга ниятләнелә.
Төп нигез нәсел тарихын саклый
Ире карары белән авырлык белән булса да Рәисә апа да килешә. Нәтиҗәдә, Үргәгар авылында тагын бер яңа йорт торгызыла. Әби-бабайлар нигезе булгач, биредә бик күп хатирәләрне яңартырга, нәсел бәйләнешен булдырырга ярдәм итүче истәлекләр саклана. Нургали абый, гомумән, йортта сакланып калган һәр элеккеге әйбергә зур игътибар бирә, аларны юып, чистартып, яңа сулыш өрә.
– Дәү әти белән дәү әни яшәгән нигез ташын шул урындагы җәйге йорт алдына куйдым. Ат арбасы тәгәрмәчен кырып чистартып, беседкадагы өстәл өстенә люстра урынына элдем. Алар бар да истәлек, балачакка бәйле вакыйгаларның шаһитлары. Миндә табагач, киле кебек элеккеге өй-кирәк яраклары да бар. Җәйге өйдә шуларны тәртипләп урнаштырырга уйлыйм. Без әби-бабайларыбыздан калган ядкарьләрне кадерләп сакларга, нәселебез тарихын ул-кызларыбызга тапшырырга тиеш дип саныйм, – ди ул.
Нургали абый кайткач та беренче эш итеп ишегалды коесын чистарта. Чүп-чар төшмәслек итеп өстен яба. Күршеләр яшәгән урындагы коены да яңартып, сиртмәсен ясый. “Үз ишегалдыбыздагы кое суын файдаланып, суын яшелчәләргә сибәбез. Сиртмәле кое күңелгә ямь биреп тору өчен. Кызганыч, аңардан файдаланырга күрше-күлән юк бит”, – ди Нургали абый. Йорт алдында ат арбалары да тезелеп киткән. “Берсен кешедән алып яңарттым, тагын дүртне үзем ясадым”, – ди йорт хуҗасы, алар турында сүз кузгаткач. “Ни өчен кирәк соң?” – дип тә кызыксынгач, ул: “Күп кешенең хәзер ишегалдында затлы машиналар күрергә була. Аңа беркемнең дә исе китми. Ә менә минем арбаларны карарга дип, авылга кайткан һәр бала, кунаклар килә. Аны тотып, утырып карыйлар. Кешеләр сөенгәнен күреп, мин дә шатланам”, – дип аңлатты.
Йорт ишегалды мәйданында кечкенә “тегермән”нәр дә утырып тора. “Канатларының әйләнеп торуы – тормышның туктаусыз алга агымын күрсәтә, хәрәкәткә этәрә кебек”, – ди Нургали абый. Шунда ук мәхәббәт күперчеге дә ясалган. Гомергә бергә булуны юраган йозакны элеккеге кебек никахларын авылда теркәгән яшьләр элсәләр икән лә ул...
Матурлыкны күрсәң, эш кызык кына
Лаеклы ялга авылга кайткан кешенең гадәти тормышы бертөрле күңелсез үтәдер, дип уйларга да ашыкмагыз. Иң беренче йорт янындагы болында үлән белән сыйланучы ат күзгә ташланды. Татар кешесендә ничек ат булмасын инде?
– Әтием Зыятдин гомер буе ат асрады. Бу хайваннар бик акыллы, карап туйгысыз матурлар. Ат белән сөйләшергә, бар эч серләреңне уртаклашырга була. Мин атка арба җигеп тә, атланып та кырларга кадәр барып, урамнарны әйләнеп кайтырга яратам. Дугасына әтидән калган кыңгырауны да элеп куйдым. Ат белән барганда, аның чыңлавы күңелне җилкендерә, тәнгә сихәт өсти кебек. Өч хаски һәм ике кавказец этебез бар. Әлеге йорт хайваннарын ярату да нәселдән килә. Дәү әтием Имамның кушаматы Бурзуй иде. Ул аучы булган, бурзуйлар тоткан. Бабамнан калган мылтык та саклана әле миндә. Элегрәк аучылык белән дә кызыксынып алдым. Үзебез өчен куяннар, җәй айларында казлар үстерәбез. Янәшәбездәге күлне чистарттык, җәй айларында әйләнә-тирәсендәге үләннәрен чабып торам. Күңел төшкәндә, кармак салып утырырга була. Теләгең бар икән, шөгыльләрне бихисап табарга мөмкин. Матурлык күрергә теләсәң, эшләве дә кызык кына, – дип сөйләп китте авылдагы тормышы турында Нургали абый.
Рәисә апа бакчада яшелчәсен үстерә, кура җиләге, әби-бабай утырткан алмагачлар үсә. Ара ерак булса да, балалар хәлне белә, җәй айларында оныклар кайта.
Улларыбыз: “Әти, киләчәктә дә бу йорт, әби-бабайларыбыз нигезе буш булмас. Балалар да үсеп килә бит”, – диләр. Мин аларга ышанам, сүзләрендә торучы ир- атлар алар, – диде Нургали абый, безнең белән саубуллашканда.
Нәсел дәвамчылары оныклар төп нигезгә кайтып, үткәннәргә ихтирам булган мохиттә тәрбияләнгәндә, шулай булмый мөмкин дә түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев