Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә яңа төр  пособиеләргә гаризалар 1 майдан кабул ителә башлый

Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа түләүгә гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда старт ала.

 Пособиене 1 апрельдән билгеләячәкләр. Ягъни, майда  гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай - апрель һәм май айлары өчен тиешле сумманы алачак. Апрельдә балага 8 яшь тулган булырга тиеш.
    Пособиене алу өчен гаилә кереме күләме зур роль уйный. Түләү гаиләдә уртача җан башына керем яшәү төбәгендә кабул ителгән яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта билгеләнәчәк.
    Яңа пособие гаиләдәге керем күләменә карап яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Түләүнең база күләме - 50%, ил буенча уртача - 6 150 сум. Әгәр дә бу түләүне исәпкә алып та гаиләдә керем яшәү минимумыннан ким булса, пособие  төбәк яшәү минимумының 75% күләмендә билгеләнәчәк. 75 процент куләмендә пособие билгеләп тә  гаиләнең җан башына уртача керем күләме яшәү минимумыннан азрак кала икән, ул вакытта балага төбәктә яшәү минимумының 100 проценты күләмендә максималь пособие билгеләнә.
    Исегезгә төшерәбез, әгәр дә 2022 елның 1 маена кадәр яңа түләүләргә гариза язсагыз, бу гариза нигезсез дип саналачак. Сезнең 2022 елның 1 маеннан соң кабат гариза бирү ихтыяҗыгыз туачак. Шуңа күрә яңа түләүләргә гариза биреп ашыкмагыз. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы hәм МФЦ аша бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев