Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9 декабрь – Ватан Геройлары көне

2007 елдан бирле 9 декабрь илебездә Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмдә без үзләренең кыюлыклары, каһарманлыклары, Ватанга фидакарьләрчә хезмәт итүләре белән Россия Герое, Советлар Союзы Герое, Социалистик Хезмәт Герое исемнәрен, Изге Георгий, Дан орденнары кавалеры статусын яулаучыларны олы ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз, алар турындагы хатирәләрне яңартабыз.

Яу кырындагы һәм хезмәттәге батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое һәм  Социалистик Хезмәт Герое дигән югары исемнәргә лаек булган якташларыбыз белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Бүген сүзебез – районыбыз һәм республикабыз үсешенә зур өлеш керткән шәхес, Социалистик Хезмәт Герое Василий Прохоров турында.

 

Василий Никитович Прохоров 1924 елның 4 февралендә Хлебодаровка авылында дөньяга килә. Биредә ул җидееллык мәктәпне тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген егет 17 яшеннән башлый. Мәктәптә укыганда ук ул үзен Кызыл Армиядә хезмәт итүгә әзерли, ОСОАВИАХИМның район бүлегендә шөгыльләнә. Бөек Ватан сугышы башланып ике ай узуга, Василий фронтка алына. Ул Берлинга кадәр барып җитә, Рейхстагны алуда катнаша. Үзен-үзе аямыйча сугыша, яралана, госпитальләрдә дәваланып, кабат фронтка китә. Сугыш беткәч тә әле ул ике ел Германиядә хезмәт итә, туган якка капитан званиесендә кайта. Аның күкрәген Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Сугышчан батырлы өчен” медале бизи.

Сугышчан чыныгу алган, бай тәҗрибәгә ия кеше буларак, Василий Прохоровка җаваплы вазыйфаларны ышанып тапшыралар. 50нче елларда ул район буенча эшчеләр туплау инспекторы итеп билгеләнә, кибет мөдире булып эшли, хезмәт ияләре депутатларының Хлебодаровка һәм Салман авыл советлары секретаре итеп сайлана.

1958 елда Василий Никитович райондагы иң эре хуҗалыкларның берсе – вак кохозлар базасында төзелгән “Салман” совхозының икенче бүлекчәсе управляющие  итеп билгеләнә. Хлебодаровка бүлекчәсе белән ул 15 ел җитәкчелек итә. Хлебодаровка, Демидовка, Анино Салман авылларын берләштерүче әлеге бүлекчәнең 4 мең гектар җире, берничә фермасы була. Яңа идарәче алдынгы тәҗрибәне өйрәнә, коллективта зур оештыру һәм тәрбия эше алып бара. Совхоз дуңгызлар үрчетүгә йөз тота, һәм Хлебодаровка бүлекчәсендә зур терлекчелек шәһәрчеге үсеп чыга.

Дуңгызчылыкта югары казанышларга ирешүе өчен 1965 елда бүлекчә управляющие Василий Прохоров ТАССР  Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ә бер елдан – 1966 елның 23 июнендә аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ул Әлки районында беренче Хезмәт Герое була. Василий Никитовичның сугышчан орденнары янына Ватаныбызның югары бүләкләре – Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” алтын медале өстәлә.

Аннан соң Василий Прохоров трактор-кырчылык бригадасы белән җитәкчелек итә, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә.

Ул 1992 елда вафат була. Бүген Хлебодаровка авылының бер урамы Герой исемен йөртә. Василий Прохоров яшәгән йортка һәм авыл мәктәбенә аның истәлегенә мемориаль такталар куелган.

 

Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы директоры урынбасары, Василий Прохоров белән әнисе ягыннан кардәш Анна Локтевадан без Герой турындагы хатирәләре белән уртаклашуын сорадык. Ул менә нәрсәләр сөйләде:

  • Василий Никитович бик булдыклы, үзенә һәм башкаларга таләпчән, кырыс (строгий) кеше иде. 1958 елда ул управляющий итеп билгеләнгәндә Хлебодаровка бүлекчәсе гаять авыр хәлдә була. Яңа җитәкче җиң сызганып эшкә алына. Ул үзе дә алны-ялны белми хезмәт куя, бүтәннәрдән дә шуны таләп итә. Коллективта ныклы дисциплина урнаштыра. Гадел була, туганымы, дустымы, башка кешеме – һәркемгә тигез карый. Кул астында эшләүчеләр дә аны ихтирам итәләр. Аның белән бергә эшләгән механизаторлар Григорий Захаров, Геннадий Шевелин, сыер савучылар Прасковья Чуманова, Прохоровтан соң бүлекчә идарәчесе булып эшләгән Александр Кузнецов Василий Никитовичны мактап, аның эшлеклелек һәм кешелеклелек сыйфатларын югары бәяләп  искә алалар иде. Чыннан да, Василий Прохоров дуңгызчылык фермасы бригадиры Александр Аргудяев белән бергә әлеге тармакны рентабельле, ә аннан соң югары табышлы итү өчен бик күп көч куялар.

Җәмәгате, башлангыч сыйныфлар укытучысы Надежда ... белән бергә Василий Никитович биш ул тәрбияләп үстерделәр, аларга яхшы тәрбия, белем бирделәр. Кызганыч, улларының да хәзер өчесе генә исән инде.

Сугышта алган ярасы Василий дәдәйгә гомер буе тынгылык бирмәде. Аның аягы бик нык җәрәхәтләнгән иде. Шул ярасы гомере иртә өзелүгә дә сәбәп булды.

Надежда ... биш ел элек вафат булды. Ул Герой иренең бүләкләрен, истәлекләрен кадерләп саклады. “Василий үзенең казанышларын һәрчак бүлекчә хезмәткәрләренең уртак уңышы дип санады. Бөтен коллектив тырышлык һәм намус белән хезмәт иткәнгә без шундый югары күрсәткечләргә ирешә алдык, дия иде”, – дип гел әйтә килде Надежда Прохорова.

Бүген дә авыл халкы Герой якташыбызны хөрмәт белән искә ала. Ул яшәгән өйдә, мәктәп бинасында урнаштырылган истәлек такталары да биредә нинди олы шәхес яшәгәнлеген искәртеп тора. Илебез азатлыгын яклап сугышкан, тыныч тормышта фидакарьләрчә хезмәт иткән авылдашыбыз Василий Прохоров белән без горурланабыз, аны яшьләргә үрнәк итеп куябыз.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев