Аларның һөнәрләре хәзер тарих битләрендә уелган
321
0
Агымдагы 2022 ел район газетабыз үзенең юбилеен билгеләп үтә – аның оешуына 90 ел тулды.
Ел дәвамында без районыбыз басмасында газета оешу тарихы, аны гамәлгә чыгаручы беренче әдәби хезмәткәрләр, мөхәррирләр, корреспондентлар, аларның язмышлары белән таныштык. Үз укучысына килеп җиткәнче, мәкалә, газета полосасының ничек итеп әзерләнүен яхшы белгән кешеләрнең хатирәләрен укыдык. Минем дә, редакция һәм газетаны якыннан яхшы белүче кеше буларак, район басмасы чыгарылышына үзләреннән зур өлеш керткән кешеләрне искә аласым килде. Алар типография хезмәткәрләре.
Язмышым тормышымны балачактан ук Совет заманнарында “Коммунизмга юл”, ә аннары “Әлки хәбәрләре” дип исемләнгән район газетасы редакциясе белән тыгыз бәйләде. Әнием, Маргарита Вассунова 40 елдан артык радакциядә машинкада басучы булып эшләде. Кайчакта ул корректорны да алмаштырды. Газета басылуга тапшыру вакыты – иң кызу эш көне. Сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә эш көне биредә еш кына төнге сәгать 11-12ләргә кадәр сузыла. Хәреф җыючылар тарафыннан җыелган язма тулысынча әзер булганчы, андагы соңгы хата төзәтелгәнче беркем беркая да китми. Моннан тыш, әнием иҗади кеше дә иде, аның тәнкыйтькә, кешеләр язмышын сурәтләүгә корылган язмалары район газетасында да, республика басмалары битләрендә дә урын алды.
Мин редакциядә үстем дип тә әйтә алам. Хезмәт биографиям район газетасында техничка вазыйфасында башланды. Югары сыйныфларда укыганда, мин мәктәптән йөгереп килеп, идәннәр юа, хәреф җыючылар куллары юсын өчен, чиләкләп су ташый идем. Чөнки әлеге хезмәткәрләр язмаларны хәрефләп кулдан җыя, ә хәрефләр исә кара буяуга буялган. Мәктәпне тәмамлагач, мин КДУның журналистика факультетына укырга кердем. 1996 елда дипломлы белгеч булып, туган авылыма кайттым һәм берничә ел корреспондент булып эшләдем.
Кул белән хәреф җыючы... Әле берничә дистә еллар элек кенә әлеге һөнәр ияләреннән башка газетаның бер генә басмасы да дөнья күрә алмый иде. Бүгенге көндә әлеге һөнәр тарих битләрендә генә уелып калды. Алфавитның һәр хәрефе өчен аерым бер типография литеры кулланыла. Литерлар исә тимер кисәкләрен хәтерләтә, аларның бер ягына хәреф уелган. Менә шул литерлардан кулдан сүзләр, җөмләләр, тулы бер язмалар җыела...
Беренче тапкыр типография бусагасыннан атлап кергәндә туган кичерешләрем бүгенге көндә дә хәтердә. Цехка килеп керүгә, керосинлы буяу исе борынны ярып керә. Анда нигездә хатын-кызлар эшли иде. Аларның һәркайсы хәрефләр тутырылган бүлемнәргә бүленгән кассалар артында утыралар иде.
Хәреф җыючылар – тиңдәшсез хезмәткәрләр иде. Язмаларны җыеп тапшыруда Рәйханә Матвеева, Роза Галимова, Нурия Мортазина, Рәзидә Гайнетдинова, Кадрия Төхвәтуллиналар үзара ярышта рекордлы күрсәткечләр күрсәттеләр. Алар барысы да үз эшләренең чын белгечләре иделәр. Коридорда стенага зур стенд – “Социалистик ярыш экраны” эленгән. Анда бер атна, ай, елда күме юллар җыелуы күрсәтелеп бара. Хәреф җыючылар Рәмзия Гатауллина, Мәүлия Зыятдинова, Гөлсинә Шәйхетдинова, Рәмзия Нигъмәтуллина, Гөлүсә Гарипова, Әлфия Әгълиева, Лиля Гатауллиналар да намуслы хезмәт куйды.
– Хәрефләрдән текст җыюны мин тиз үзләштердем, – дип искә ала Нурия апа Мортазина. – Башта хәреф җыючының ярдәмчесе булдым. Әмма тиз арада мөстәкыйль эшкә күчерделәр. Металл тасмага бармаклар белән берәр хәрефләп сүзләр һәм җөмләләр җыйдым. Шрифтлар тимер, төрле үлчәмдә һәм төрле рәвештә. Газета язмалары өчен – кечерәген, атамалар өчен зурракларын кулланырга кирәк. Тиз эшләү өчен, хәреф җыючы кассадагы һәр шрифтның кайда урнашуын исендә калдырырга тиеш. Газета басылганнан соң, икенче көнне иртәдән әлеге текстларны сүтеп, шрифтларны касадагы һәр хәреф өчен билгеләнгән бүлемтекләргә сак кына тутырабыз. Ә аннары яңа газета язмалары җыела башлый. Язманың йөз юлын җыю өчен, хәтта тәҗрибәле хәреф җыючы да шрифтлы касса артында бер сәгать утыра. Ә һәр газета полосасында якынча 2500 юл. Җыелган язманы вёрсткага алып барганда, кайчакта, берәр хәреф төшеп китәргә мөмкин. Шул вакытта йөрәк туктап калгандай була – чөнки язманы яңабаштан җыярга кирәк. Металлада полосаларны төзәтү аеруча зур игътибарлылык таләп итте.
Редакция тәкъдим иткән макет буенча язмаларны җыярга гына түгел, ә атамаларга шрифтларны табарга, клишены (фото белән әзерләнгән металл пластинкалар шулай аталды, алар ярдәмендә газетага рәсем төшерелә) дөрес итеп урнаштырырга кирәк.
Металлда газетаны вёрсткалау үзе бер сәнгать иде. Минем ул эш барышын үземнең дә күп тапкырлар күзәткәнем булды. Версткага – махсус металл җайланмага – хәрефләр тезелә. Язмалар җыелып беткәч, хезмәткәр аны вёрстка өстәленә күчерә, шпагат белән тарттырып, вертска кысасына беркетә. Аннары шпагатны алып, басма кысасында авыр тимер кисәкләр белән беркетә. Әлеге кыса басучы машинага куелып беркетелә. Машинада типография буявына манылган махсус буягычлар бар. Кыса машинага урнаштырылгач, рычагка басыла һәм буягычлар әйләнеп, кысаны буйый. Аннары кәгазь бирелә һәм хәреф җыючылар җыйган язма биткә басылып чыга. Менә шул битне укыйлар, хаталар төзәтелә. Аннары металлда вёрсткаланган күп килограммлы полосаны, күкрәккә кысып, басучы цехка алып кереп китәләр. Биредә эшләүчеләрне яхшы сүз белән искә алмый мөмкин түгел. Алар: Владимир Долгушов, Рәшит Төхвәтуллин, Флүрә Мәвзүтова, Исламия апа. Бу хезмәткәрләр төнлә эшләделәр. Алар һәр битне кулдан үткәреп, басучы машинага аерым-аерым кертә. Башта куш газетаның бер ягы, аннары икенче ягы басыла. Алар кулыннан газетаның 6 мең нөхсәсе үтә. Иртән газетаның яңа саны хат ташучылар укучыларга таратсын өчен почтага илтелә.
– Төрле хәлләр була иде. Вёрсткаланган, корректор тарафыннан укылган һәм мөхәррир басу өчен кул куйган полосаның, саксызлык яисә ниндидер техник сәбәпләр аркасында хәрефләре коела да төшә. Димәк, кулдан җыелган җөмләләрне кабат җыярга, язма итеп төзергә, яңадан вёрсткаларга, куелышын тикшереп, яңадан укырга кирәк. Газета исә вакытында чыгарга тиеш, соңга калулар кабул ителми, – дип сөйли Кадрия Төхвәтуллина.
– Эш көне төнге уникегә, хәтта аннан соңга кадәр дә сузыла. Ул вакытта газетаны бастырып чыгару җиңел хезмәт түгел иде. Хаталар да китте. Эш белем җитмәүдә түгел. Анысы белән минем барысы да тәртиптә иде. Ә менә шрифтлар белән ялгышырга мөмкин. Хәреф җыючылар моның нәрсә икәнлеген яхшы белә. Полосаларны таратканда, бер хәрефне ялгыш башка бүлемгә салсаң, җыйганда, ул ялгыш язмага куела һәм хаталы сүз килеп чыга... Без газета чыгарылышына бер генә тапкыр да өзеклек кертмәдек, газета басылмый торып, берәү дә өенә кайтып китмәде һәм авырлыклардан берәү дә зарланмады, – дип кушылып китә аңа Рәзидә апа Гайнетдинова.
Бераз соңрак, 80 нче еллар ахырында типографиягә 2 линотип кайтты. Ул газета язмаларын металлда юллар белән җыю машинасы. Линотипчылар язмаларны җыеп кына калмый. Аларның хезмәт көне иртән машинаны чистартудан башлана. Аннары линотипны җылыту өчен кабызалар. Эш вакытында линотип артына кайнар казан урнаштырыла. Аңа ыргакка ярты метр озынлыктагы бер кисәк кургаш эретмәсе эленә. Эретмә 400 градуста эри, аңардан кызулык кайнар мичтән кебек килә. Ә аларның эшләвен сөйләп аңлату да мөмкин түгел, моны күрергә кирәк! Металл язма юллары бер-бер артлы версткага төшеп, тигез итеп өелә. Материал җыелып беткәч, ул текст итеп корректор, журналистларга укуга бирелә. Шуннан соң гына язма номерга куела. Текстны җыйганда, хата калдырмау өчен, бик игътибарлы булырга кирәк. Чөнки биредә язманы кулдан җыйгандагы кебе, хәрефне алмаштырып кую мөмкин түгел, бер юлны яңадан кою таләп ителә. Бу язмаларны машина белән җыю ысулы дип аталды.
1990 нчы еллар ахырында компьютерлар чыкты һәм язмалар хәреф җыючылар һәм линотиплардан башка языла башлады. Типография ябылды һәм газета басылу өчен, Казанга юлланды. Уннарча кеше эшләгән кулдан җыю цехы кирәксез булып калды. Типографиядәге кулдан җыю цехының музей ядкаре итеп сакланмавы бик кызганыч.
Бүгенге көндә бик әз кеше генә әлеге эшне күз алдына китерер. Типографияләрдә заманча җайланмалар – санлы һәм офсет басу ысуллары югары сыйфатка ирешергә мөмкинлек бирә. Металл шрифтлар турында күптән онытылды инде. Язма язу өчен, кулга каләм һәм чиста кәгазь бите алу да соралмый. Компьютер каршысына утырасың да, клавиатура хәрефләренә басып, кирәкле язманы җыясың. Кул астында принтер булса, аны бастырып та чыгарасың. Ул эшне һәр мәктәп укучысы да эшли ала. Ә менә кулдан хәрефләр җыюны һәркем дә өйрәнә алмаган. Өйрәнчек булып килгән яшь хезмәткәрләрләрнең барысы да эшкә калмаган. Бик зур сабырлык, игътибарлылык таләп итүче эш шул ул. Өстәвенә, ул сәламәтлек өчен зыянлы да эш, чөнки язма җыю өчен кулланылган хәрефләр кургаштан ясалган. Кызганыч, әмма типография хемәткәрләренең эшен күпләр белми дә иде, район газетасы басылуда аларның гаять зур роль уйнаулары турында бик азлар гына уйлангандыр.
– Типографиядә эшләвемә беркайчан да үкенмәдем. Ул минем гомеремнең иң матур еллары иде. Беләсезме, без кирәк идек. Газета басылып чыккач, монда минем дә хезмәтем кергән бит дип, горурлана да идем әле, – дип сөйли Роза апа Галимова.
Типография күп еллар мөстәкыйль оешма булса да, район газетасы белән аны җитештерү эше генә түгел, дустанә мөнәсәбәтләр дә бәйләде. Зур бәйрәмнәрне һәм юбилейларны журналистлар һәм типография хезмәткәрләре һәрвакыт бергә бәйрәм итте, уннарча ел бар шатлыкларны да, авырлыкларны да кичереп, бергә дусларча эшләдек. Авылыбыз кешеләре илебез һәм туган төбәгебез тормышы турындагы яңалыклар язылган газетаны кулларына алсын өчен, районыбыз файдасына эшләдек. Типографиябезнең һәм редакциянең бар ветераннарына сәламәтлек һәм озын гомер телисе килә. Без бит уртак бәйрәмебезне – күңелләргә бик тә якын район газетасының юбилеен бәйрәм итәбез!
Мария Вассунова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев