Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин: Җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, депутатлар һәм муниципаль хезмәт ветераннары!

 
Сезне Җирле үзидарә көне белән котлыйм.
Безнең илдә җирле үзидарә институтының бай тарихы бар. Үз вакытында  земстволар һәм җирле үзидарә органнары илебездә сәламәтлек саклауны, мәгарифне һәм мәдәниятне үстерүдә зур роль уйнадылар. Бу бәйрәм 2012 елда календарьга кертелде. Ул җирле үзидарәләрнең бүгенге җәмгыятьтә аерым урын алып торуларын раслый. Җирле хакимият органнарына биләмәләрнең җәмгыяви-икътисадый хәле, авылда һәм районда уңай яшәү шартлары булдыру өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Һәм әлеге бурычны үтәүдә без сезгә, сезнең һөнәри осталыгыгызга, кешеләрне борчыган мәсьәләләргә игътибарлы булуыгызга, халык белән даими һәм нәтиҗәле элемтә урнаштыра белүегезгә таянабыз. 
Хөрмәтле коллегалар! Бу бәйрәм көнендә сезгә югары һөнәри осталыкка ия булганыгыз, үз эшегезгә бирелгәнлегегез, җаваплылык хисегез өчен рәхмәт әйтеп, нык исәнлек һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар теләргә рөхсәт итегез. 
Александр Никошин,
муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев