Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин әлкилеләрне бәйрәм белән котлады

Сезне 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе кабул иткән көн белән тәбрик итәм!


Республиканың төп законына таянып, без заманча икътисадны һәм социаль өлкәне уңышлы үстерәбез. Әлкилеләр һәрчак районыбыз, республикабыз , нәтиҗәдә, илебез муллыгы һәм үсеше өчен намуслы һәм фидакарь хезмәт куялар.
Ә Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт, дин кешеләренең татулыгын, теләктәшлеген гәүдәләндерә.  Илебездә яшәүче халыкларның Ватаныбызга тугрылыгы, мәхәббәте һәм ышанычы — дәүләтне бербөтен һәм нык нигезле итүдә төп шарт.
 Әлеге дата күптәнге вакыйгаларга бәйле булса да, бәйрәмнең асылы бүгенге көндә аеруча актуаль. Илебез гади булмаган көннәрне кичерә. Нинди дин һәм милләт кешеләре булуларына карамастан, районыбыз кешеләре дә Ватаныбыз кызыксынуын яклап, махсус хәрби операциядә катнаша. Туган җиреңне ярату, каһарманлык, фидакарьлек, бердәмлек хәзер аеруча сорала. Теләктәшлек иткәндә генә без максатыбызга ирешә алабыз. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләрен үстерүгә, күпмилләтле халкыбызның тагын да берләшүенә күркәм этәргеч бирер, Ватанга мәхәббәтебезне һәм үз көчебезгә ышанычыбызны тагын да арттырыр дип ышанам.
Әлкилеләр, бу күркәм бәйрәмнәр күңелебездә якты эзләр калдырсын! Исән-имин булыйк, үз илебезне, туган җиребезне яратып яшик! 

Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев