Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин: «Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!»

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!


Җиңүгә быел 79 ел, әмма сугыш дәһшәтләренең эзләре халкыбыз күңелендә мәңге төзәлмәслек тирән яралар булып бүген дә саклана. 1941 елда Ватаныбыз иминлеге өчен барлык милләтләр дә, бер йодрык булып, дошманга каршы күтәрелделәр. Туган авылларын, үз гаиләләрен, кадерле нигезләрен илбасарлар юк итмәсен  өчен, гомерләрен дә фида кылдылар. Әлеге бәйрәм, башкаларыннан аермалы буларак, илебез халкының ныклыгы, батырлыгы һәм ихтыяр көче зур булуы турында искә төшерә.
Бүгенге көндә безнең хәрбиләр махсус хәрби операция алып барылган урыннарны нацистларның җинаятьчел режимыннан азат итәләр. Безнең солдатлар, ата-бабаларның каһарманлыгын үзләренә үрнәк итеп, фидакарьлек белән куелган максатларына ирешәләр.  Кызганыч, бу бәрелешләрдә районыбыздан киткән сугышчылар арасында да һәлак булучылар бар. Алар  каһарманлык үрнәкләре, исемнәре халык хәтерендә мәңге сакланыр. Ә бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган солдат егетләребез махсус операцияне уңышлы тәмамлап, туган якларына, гаиләләренә, сәламәт-имин булып әйләнеп  кайтсыннар иде! 
Һәр әлкилене дә бу истәлекле бәйрәм белән янә котлап, чын күңелдән бәхет, нык сәламәтлек, якыннарыгызның җылысы һәм кайгыртуын тоеп яшәүне, гаиләләрегездә тынычлык, татулык телисем килә. Җиңү һәм аның турында хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булсын!

Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев