Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин игенче механизаторларга Мактау хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды

Авылларда эш кайный. Хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең иң кызу вакыты хәзер.

Дым каплау хезмәте төгәлләнде. Басуларга, кимендә бер гектарга  70 килограмм исәбеннән, туклыклы матдә кертелде.


Игенче күңелендә бары бер борчу – һәман көткән шифалы яңгыр юк. Район башлыгы Александр Никошин бу көннәрдә күбрәк кырда эшләүчеләр янында булырга тырышты. Күптән түгел ул иртә сәгатьтән берничә хуҗалыкта булып, сабан эшләрендә иң тырышып хезмәт куйган игенче механизаторларга үзенең Мактау хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. 


Шундый бүләккә “Көньяк Әлки” территориаль идарәсеннән тракторчы Илнар Муратов, “Көньяк-Көнчыгыш Әлки”дән  Владимир Мирлачев, “Көнчыгыш Әлки”дән Илшат Шәһиев, “Үзәк Әлки”дән Николай Бойков, “Көнбатыш Әлки”дән Павел Падюшов ия булдылар.


Александр Никошин быел язның иртә килүен уңай бәяләп:


–    Районда көнбагыш, бөртек өчен кукуруз күп игелә. Ә бу культураларны иртә чәчү бик хәерле. Чөнки алар өлгерер өчен “озын” җәй кирәк. Аларны күпме иртә чәчә алсак, җәен алганда да бик соңга калмас идек. Югыйсә көзге һава шартлары уңаена суктыру  өчен күп елларда җайсыз, яңгырлы килә, – диде.


Бүген авылларда сабан эшләре гөрли. Игенчеләр чәчү эшләрен 1 май бәйрәменә кадәр төгәлләү өчен тырышалар. Иң мөһиме – уңыш быел  мул булсын дигән теләктә калыйк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев