Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар белән очрашты

6 декабрьдә район башлыгы Александр Никошин махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз Айрат Сираҗев, Олег Матюшкин, Илшат Ибәтуллин белән очрашты.

Әлеге ир-егетләр хәрби хезмәткә өлешчә мобилизация кысасында чакырылган иде. 
Район башлыгы һәрбер сугышчыны сәламләгәннән соң, Ватанны саклаганнары өчен рәхмәтен белдерде. Очрашу табын артындагы  җылы сөйләшү рәвешендә үтте. 

Биредә хәрби якташларыбызга ниләр кирәклеге, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары, материаль-техник тәэмин ителеш, гуманитар ярдәм турында сүз барды. 

Александр Федорович хәрбиләрдән гаиләләренең дә нәрсәгә мохтаҗ булулары турында сорашты. 

–    Безнең өчен сез каһарманнар, – диде район башлыгы, сугышчыларга мөрәҗәгать итеп. – Батырлыгыгыз һәм чыдамлылыгыз өчен рәхмәт. 

Сугышчылар үзләренең фронт тормышлары турында сөйләде. Айрат Сираҗев һәм Илшат Ибәтуллин кыска вакытлы ялга кайткан.  Ә менә Олег Матюшкинга ял яралануы сәбәпле бирелгән. 

Хәрби ир-егетләр район администрациясенә – гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм, ә район кешеләренә гуманитар ярдәм җыеп җибәргәннәре өчен рәхмәтләрен әйтте. 

Ирләрчә нык итеп кул кысышу хәрби бурычны уңышлы үтәүгә һәм өйгә сау-сәламәт кайтырга вәгъдә гәүдәләнеше кебек булды. 
Очрашу ахырында хәрбиләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев