Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин сабан эшләрендә иң өлгер механизаторларны хезмәт уңышлары белән котлады

Табигать капризларына карамастан, район кырларында язгы кыр эшләре зур күрсәткеч белән дәвам итә.

Игенчнләребез план нигезендә 40,3 мең гектарда сабан культуралары чәчергә тиеш булса, 13 мең гектарында бу эшләр башкарылды. Шуның 6 мең гектарын арпа культурасы били. Шулай ук көнбагыш чәчү оешкан төстә дәвам итә. Аны быел 10,8 мең гектарда игәргә планлаштыралар, җир куенына 5 мең гектарда якынына орлык салынды.
Шушы көннәрдә район башлыгы  Александр Никошин сабан эшләрендә иң өлгер механизаторларны хезмәт уңышлары белән котлады, бүләкләр тапшырды. Шундый хөрмәт “Восток Зернопродукт” механизаторы Семен Рыжковка (Иске Матак отряды), Илнар Гәрәевкә (Әхмәт авылы), Алмаз Нотфуллин (КФХ “Хәмитов Ф.Г.”) күрсәтелде. Анарга район башлыгы Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев