Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин: «Укытучылар, хезмәтегез лаек хөрмәткә!»

Хөрмәтле укытучыларыбыз һәм мәгариф өлкәсе мөгаллимнәре! Чын күңелемнән сезне Укытучылар көне белән котлыйм.


Районыбызда үз һөнәренең чын осталары, сәләтле, кыю тәкъдимнәр белән чыгучы мөгаллимнәребез элек тә булган, хәзер дә бар. Алар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, зур нәтиҗәләргә ирешәләр. Балаларга белем бирү һәм тәрбияләүдә  бар күңелләрен биреп эшлиләр. 

 Районыбызның, республикабызның һәм илебезнең киләчәге күп нәрсәдә сезнең көндәлек эшегезгә бәйле. Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләре буенча сыйфатлы тирән белем алуларын күрсәтәләр һәм республиканың алдынгы вузларына укырга керәләр. Нәтиҗәдә, илебез үсешенә йогынты ясыйлар.

 Бүгенге көндә махсус хәрби операция барган урыннарда илебезне яклаучылар да – сезнең укучылар. Аларда булган  кыюлык, тугрылык, намус кебек сыйфатларны тәрбияләүдә нәкъ менә сез зур өлешегезне керткәнсез. Боларның барысы өчен дә рәхмәт сезгә.
Сезгә сәламәтлек, иминлек, районыбыз һәм илебез файдасына яңа уңышлар һәм казанышлар яулавыгызны телим. 
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев