Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексеевск агрокөллияте Базарлы Матак филиалында укучылар Адель Хәйруллин белән очраштылар

Алексеевск агрокөллияте Базарлы Матак филиалының өлкән курсларында укучылар күптән түгел район башлыгы Александр Никошин һәм “Кызыл Шәрык” җәмгыяте инвесторы Адель Хәйруллин белән очраштылар.

  Булачак механизаторлар һәм ветеринария фельдшерлары алардан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Шуның өстенә аларны практика үтәргә, ә укулар тәмамлангач, эшкә чакырдылар.
Ветеринария бүлегенең өченче курс укучылары бер айлык практикаларын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә башлап җибәрделәр. Идарә җитәкчесе Роберт Гадиев, белгечләр безнең районда терлекчелек тармагының торышы турында сөйләделәр, бу тармакта эшләргә уйлаган яшь белгечләргә нинди ярдәм күрсәтелгәнне аңлаттылар.
Курсантлар ветеринария аптекасы мөдире шәхси эшмәкәр Ләйсән Зәйдуллина белән дә очраштылар. Ләйсән Фәрит кызы үз эшен ничек башлап җибәрүе, мөстәкыйль эшләүнең авырлыклары, әмма хәзерге вакытта эшчәнлегеннән канәгать булуы турында әйтеп үтте. “Аптекада уңышлы эшләү өчен төпле белемнәр кирәк. Чөнки авыру терлеге өчен дару сорап килүчегә төпле киңәш бирәбез, дәвалау юлларын аңлатабыз, дару сайлашабыз”,–диде ул.
Булачак фельдшерлар Карга кооперативының сугым цехын да карадылар. Биредә биш кеше эшли икән. Һәр җирдә чисталык, тәртип күзгә ташлана, берничә суыткыч, электрон үлчәү һәм башкалар куелган. Курсантларга терлекләрне кабул итү, исәп-хисап ясау тәртибен аңлаттылар.
Практика үтәчәк курсантларны “Карга” сөтчелек комплексында да ачык каршыладылар. “Кызыл Шәрык” җәмгыятенең сөтчелек тармагы өчен җаваплы белгеч Ирина Вәлиева бу очрашуга Казаннан махсус килде! Ул комплекс эшчәнлеге хакында тәфсилләп сөйләде, укучыларыбызны диплом алгач бирегә эшкә чакырды. Очрашуның конкрет нәтиҗәсе дә булды: 4 укучыбыз төп практиканы шунда узачак, дип килештек. Аларга остаз да билгеләп куйдылар.
Түбән Әлки ветеринария участогында безне тырыш хезмәте өчен күпсанлы мактау кәгазьләренә ия булган (араларында Татарстан, Россия дәрәҗәсендәгеләре дә бар), республиканың атказанган ветеринария табибы дигән мактаулы исем йөртүче Шамил Садриев каршы алды. Ул 2017 елда республика конкурсында җиңеп “Иң яхшы ветеринария участогы” исеменә лаек булган коллективны җитәкли.
Шамил Наил улы студентларыбызга ветеринария участогы эшенең ничек оештырылуы, бу хезмәтнең нечкәлекләре турында булачак яшь коллегаларына бик теләп сөйләде. Ә укучылар тәҗрибәле табиб хикәясен мөкиббән китеп тыңладылар.
Практика айлыгының бер көнендә курсантларыбызны Әхмәт авылына, ун еллап инде татар атларын үрчетү белән шөгыльләнүче Фәнис Бакиров хуҗалыгына алып бардык. Бу сәфәр бездә җылы тәэсир калдырды. Биредә яңа биналар, зур мәйданлы утарлар булдырылган. Атларның саны бихисап – 400 башка якын. Әлеге атлар район сабантуйларында да катнаштырыла. Аларны күрү һәркем өчен бик кызык тамаша.
Аерым асралучы йомры гәүдәле матур ат янында озакка тукталды укучыларыбыз, хайванны иркәләп сыйпадылар. Бу ат Казан ипподромында уздырылган конкурста катнашып икенче урынны алган. Беренче булу өчен йонының ялтырап тору дәрәҗәсе түбәнрәк, дигәннәр.
Атлар хуҗасы укучыларны җәйгә үзләренә кунакка чакырып калды.
Шулай итеп, практика барышында оештырылган һәр очрашу кызыклы һәм файдалы булды. Ә укытучыларыбыз исә район авылларында булып кайттылар. Алар мәктәп укучылары белән очраштылар, көллият филиалы турында сөйләделәр, укырга килергә чакырдылар. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Илдар Нигъмәтуллин хуҗалыкларда яшь белгечләргә һәрвакыт эш урыннары булуын ассызыклады, аларга хезмәт хаклары, өстәмә түләүләр хакында сөйләде.
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында укып һөнәр үзләштерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шуңа күрә быел тугызынчы я унберенче сыйныфны тәмамлаучылар безнең уку йортына бик теләп килерләр дип өметләнәбез.
Фердинанд Мәхмүтов,
көллият укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев