Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Алена Самарина спорт мастерлыгына кандидат

2-5 мартта Зәйдә чаңгы спорты буенча СССР спорт мастеры В.Бексов истәлегенә республика чемпионаты үткәрелде. Классик стиль белән 5 километрга ярышларда республиканың иң көчле 32 чаңгычысы (аларның икесе - халыкара категорияле спорт мастеры) катнашты. Трасса да катлаулы, көндәшләр дә бик көчле булуга карамастан, безнең кызыбыз - Борискино мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы...

2-5 мартта Зәйдә чаңгы спорты буенча СССР спорт мастеры В.Бексов истәлегенә республика чемпионаты үткәрелде.

Классик стиль белән 5 километрга ярышларда республиканың иң көчле 32 чаңгычысы (аларның икесе - халыкара категорияле спорт мастеры) катнашты. Трасса да катлаулы, көндәшләр дә бик көчле булуга карамастан, безнең кызыбыз - Борискино мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Алена Самарина, спорт мастерларын гына уздырып, җиденче нәтиҗә күрсәтте. Шулай итеп, ул Россия спорт мастеры кандидаты исемен алу өчен норматив үтәде. Ә үз яшендәгеләр арасында Алена өченче урын алып, кубок һәм грамота белән бүләкләнде. Аленаның тренеры Валерий Сидоров.

Җиңү ансат бирелмәгән аңа: ул менә берничә ел инде остазы җитәкчелегендә һәркөн чаңгыда йөри, ә җәен кросс йөгерә, роллерда чаба, физик күнегүләр ясый. Алга таба республика ярышларында район данын яклау өчен Аленага бик яхшы чаңгылар һәм башка әйберләр кирәк. Бәлки, райондашлар арасында аңа ярдәм итәрдәй хәйрияче табылыр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев