Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфия Гыймадиева Татар Борнае авылында 38 ел дәвамында китапханәче булып эшли

27 майда Россиядә Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелде


Ул Россия Президенты Борис Ельцин указы белән 1995 елда гамәлгә кертелә һәм аны Россиядәге җәмәгатьчелек өчен каралган беренче дәүләт  китапханәсе – Император иҗтимагый китапханәсе (бүгенге көндә Россия милли китапханәсе) ачылган көнне (1795 ел, 27май) бигеләргә карар ителә. Шул еллардан бирле күп нәрсә үзгәргән, китапханәнен мөмкинлекләре кинәйгән: ул хәзер төрле мәгълүмат һәм мәдәни үзәк чыганагы. 
Укучыны елмаеп каршыларга кирәк


Китапханәдә тынлык, бирегә килеп, өстәл артына утыручыларнын кулында китап. Ара-тирә кәгазь кыштырдаган, китапханәченен тыныч тавыш белән кинәш бирүе һәм аяк тавышы гына ишетелергә мөмкин.  Әмма әлеге тынлык артында зур эшләр алып барыла: сорау буенча әдәбият сайланыла, китаплар табып бирелә, басмалар исәпкә алына, күргәзмәләр, төрле очрашулар оештырыла. Һәм менә шул эшләрне Татар Борнае авылында 38 ел дәвамында китапханәче булып эшләүче Әлфия Гыймадиева да зур осталык белән һәм бик тә яратып башкара. 


 Әдәбият укырга яратучылар, китаплар, стеллажлар, күргәзмәләр, бу – минем дөньям, алар мине бәхетле итә, - ди Әлфия Фоат кызы. - Мин китапханәдә үстем дип әйтергә була, шуна әлеге һөнәрне сайладым да. Алты яшемнән укырга өйрәндем, шуннан бирле кулымнан китап төшкәне юк. Әмма эш китап укырга яратуда гына микән? Юктыр. Ни өчен без билгеле бер һөнәрне сайлыйбыз? Кем мона йогынты ясый? Жавап бер: үз һөнәрен бик тә яраткан без хөрмәт иткән кешеләр бар бит. Татар теле укытучысы Талия апа минем өчен шундый үрнәк кеше иде. Ул безгә китапларны шундый матур итеп укый иде, без моны тын да алмый, йотылып тынлый идек.


       Әлфия Гыймадиева, мәктәпне тәмамлаганнан сон ук, 17 яшендә үк китапханәдә эшли башлый. Эшкә алынгач та, шундук Алабуга училищесына укырга керә. Һөнәрле булгач та, авылында эшен дәвам итә һәм мона ул беркайчан да үкенми. 38 эшләү дәверендә ул күп тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары ала. Ә андый бүләкләр эшенне җиренә җиткереп башкарган очракта гына бирелә.


Эшемдә күнелсезләнергә вакыт юк. Чөнки минем вазифам - китап сайлап бирү генә түгел. Мин китапханә дәресе, викторина, мастер-класслар, тематик бәйгеләр үткәрергә тиеш. Балалар мондый уеннарны бик ярата, алар яналык көтеп кенә тора. 


    Кәефен, сәламәтлеген нинди булуга карамастан, син китапханә ишеген атлап кергән һәр китап сөючене ачык йөз белән, елмаеп каршы алырга тиеш. Шундый мөнәсәбәтенне күреп, кешенен дә күнеле була. Кешеләр белән аралашу китапханәчедән һәрвакыт матур булуны, кызыксындырырлык итеп сөйләүне дә таләп итә. 


Безнен китапханәгә төрле яшьлекләр: балалар бакчасына йөрүче кызыксынучан сабыйлардан башлап, әби-бабайларга кадәр килә. Һәркем белән ягымлы итеп, елмаеп, күнеленне биреп сөйләшергә кирәк, югыйсә алар синен янына килмәячәк, -   ди Әлфия Фоат кызы. - Үз эшемдә минем өчен аеруча  ошаганы - китап укучылар белән аралашу. Без укылган китаплар турында фикер алышабыз, тәэсирләребез, белгән яналыклар белән уртаклашабыз, бер-беребезгә кинәшләр бирәбез.


      Бүгенге көндә китапханә ул – очрашу һәм аралашу урыны. Шунын өчен дә китапханәченен бурычлары да арта. Ул төпченүчән галим дә, драматург та, артист та, язучы да, психолог та, педагог та. Әмма китапханәнен йөрәге һәм күнеле ул – анын укучылары. 


      Әлфия Гыймадиева мәктәп укучылары Мәдинә, Альбина, Зилә һәм Филүсәнен китапларны бик яратып укуларын әйтә. Алар бар чараларда да бик теләп катнаша. Шул ук вакытта китапханәне үз итүче өлкәннәр дә бар. Алар: Фидалия, Сәрия, Дамирә апалар. Зәкия апа тарихи китапларга өстенлек бирә икән . “Рәшит абый һәм анын гаиләсе дә, авыл җирендә эш күп булуга карамастан, һәрвакыт китап укырга вакыт таба”, - ди Әлфия Фоат кызы. 
“Киленнәрем дә мина охшаган”


19 яшендә Әлфия Гыймадиева авылдашы Мансурга кияүгә чыга. Гыймадиевларнын бер-бер артлы уллары Марсель һәм Илнур туа. Ире Мансур гомер буе укытучы булып эшли. 27 ел дәвамында ул информатика һәм тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәнен укыта. Кызганыч, гомере генә кыска була: 57 яшендә ул бакыйлыкка күчә. Билгеле, ничә яшь булуга карамастан, якынынны югалту зур авыр хәл, зур кайгы ул. Әлфия апа да тормыштагы төп таянычын  мәнгегә югалтуын яхшы анлый. Яшәү мәгънәсе булып балалары кала. Йөрәк ярасын дәваларга алар ярдәм итә. 
       Вакыт алга бара... Уллары үсеп, үз гаиләләрен кора, бүгенге көндә алар Казанда яши. Еш кына аналарга балаларыннан аерылу авыр бирелә. Шул сәбәпле киленнәр белән аралашуда кыенлыклар туа. Әмма кайчакта барысы да нәкъ киресенчә була. 


Минем өч оныгым: Самир, Камил һәм Кәрим. Киленнәрем дә үземә охшаган: малайлар тудырдылар, - ди Әлфия Фоат кызы. - Резидә һәм Ләйлә минем үз кызларым кебек. Аларны чын йөрәктән яратам. Уртак тел таба алубызга бик шатланам.


   Акыллы каенана кызлы була, ахмагы улын югалта, дип юкка гына әйтмиләр. Гаилә тулысынча бәхетле булсын өчен, ирен әнисенен тугры дус, кинәшче булуы мөһим шул. 


     Әлфия Гыймадиева -   акыллы ана, бәхетле дәү әни һәм райондагы ин яхшы китапханәчеләрнен берсе. Ул: “Эшенне шундый итеп башкарырга кирәк: бер китап алырга килгән кешенен янә бирегә килергә теләге булсын”, - ди.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев