Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы юл тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

15 октябрьдә без гомерләрен юллар, күперләр төзү кебек яшәеш өчен бик тә мөһим булган эшкә багышлаган кешләрне олылыйбыз.

Ул үз эшләренең остасы булган зур бердәм команда бәйрәме. 
Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.
Безнең районда ел саен юллар төзекләндерелә, яңалары салына, заманча юл корылмалары корыла. 
Машина юллары күп бурычларны үтәүдә мөһим рольне башкара. Сез безне туганнарыбыз, якыннар белән күрештереп кенә калмыйсыз, авыл һәм шәһәрләрне, төбәк һәм илләрне бәйлисез. Заманча автомагистральләр бик катлаулы инженер корылмаларын хәтерләтә. Күпләре аларның төбәк символына, юл тармагы йөзенә әйләнә. Әлеге юллар ландшафтны гына түгел, ерактагы почмакларда яшәүчеләрнең тормыш рәвешен дә үзгәртә. 
Һичшиксез, аның артында булган челтәрне саклауда һәм яңа объектлар барлыкка килүдә үз өлешләрен кертүче зур команданың тырыш хезмәте һәм осталыгы тора. 
Сезнең тәҗрибәгез, югары һөнәри осталыгыгыз һәм эшегезгә җаваплы каравыгыз районны матурайтырга, биредә яшәүчеләргә һәм килгән кунакларга уңайлы шартларда машиналарда йөрергән мөмкинлек бирә. 
Сезгә сәламәтлек, күтәренке кәеф, барыбыз өчен дә бик әһәмиятле булган эшегездә яңа уңышлар телим. 

Александр Никошин, район башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев