Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алинә Халиуллина: “Пушкин картасы” булдырып, үзегез теләгән фильмнарны карый аласыз

Россия мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан без район мәдәният бүлеге подразделениеләренең берсе – кино учреждениесе эшчәнлеге турында сорашырга булдык. Бүген кино ничек һәм нинди максатлар белән яши?

  Шуңа охшашлы сорауларыбызга җавапны район кино учреждениесе директоры Алинә Хәлиуллинадан алдык.

–Безгә билгеле булганча, моннан дүрт ел элек “Колос” кинотеатрында цифрлы җиһазлар куелган иде. Бу вакыйга эшчәнлегегезгә ничек тәэсир итте?

Яңа җиһазлар тамашачыларга фильмнарны 3Д форматында күрсәтү мөмкинлеге бирде. Нәтиҗәдә кинога йөрүчеләр саны артты. Тамашачылар видеоның һәм тавышның сыйфаты яхшы якка үзгәрүне шунда ук сизделәр. Моңа өстәп, безгә элек тиешле җиһазлар булмаганлыктан күрсәтелми килгән фильмнарны да китерә башладылар.

–Кино челтәре эшендә яңалыклар бармы?

–Һичшиксез. Без даими сеанслар булдырдык, афишаны социаль челтәрләрдә бастырабыз. Фильмнар балалар өчен дә, өлкәннәр аудиториясенә адресланып та күрсәтелә. Прокатка чыккан яңа кинолар безгә дә соңармый килеп җитә. Репертуарны төзегәндә тамашачыларның кызыксынуын өйрәнеп эш итәбез. Тагын бер яңалык – хәзер 14 яшьтән 22 яшькәчә егет белән кызлар “Пушкин картасы” булдырып, үзләре теләгән фильмнарны карый алалар. 25 февральдән бирле әлеге мөмкинлектән 150 кеше файдаланды инде.

–Әйтүегезчә, егет яисә кыз әлеге карта буенча киноны бушлай карый ала. Моны еш эшләп буламы?

–14-22 яшьлек егет һәм кызларның картасына дәүләт 5 мең сум акча күчерә. Бу акчага шулай ук кино карарга да мөмкин. Залны тамашачылар белән тутыру ягыннан гына чикләү бар: бер сеанска “Пушкин картасы” буенча бары ярты зал тамашачыны гына кертә алабыз. Безнең очракта 60 кеше дигән сүз.

–Билгеле, бу бик тә уңайлы һәм ата-аналарга акчаларын янда калдыру мөмкинлеге бирә. Әлеге карта кинога килүченең үзе белән булырга тиешме?

–Юк. Махсус кушымтаны смартфонга күчеререгә һәм  “Билетон” системасы аша кинога билетны  сатып алырга кирәк.

–Хәзерге вакытта тамашачылар нинди фильмнарны күрсәтүне сорыйлар?

–Әлкилеләр Россия кино прокатына чыгарылган “Мария:Спасти Москву”, “Красный призрак”, “Холоп”, “Мистер Нокаут”, “Белый снег” фильмнарын яратып карыйлар. Авылларда татарча “Әпипә” фильмын ошаттылар. Бу фильмда рольләрне үзебезнең танылган эстрада артистлары башкара. Ә балалар “Салтан патша турында әкият”, Белка һәм Стрелка” мультфильмнарын карарга яраталар.

–Район авылларына кинә күрсәтергә еш барасызмы?

–Авылларга расланган график буенча барып йөрибез. Мәктәп я балалар бакчалары чакырса, беркайчан каршы килмибез. Авылларга эш көннәрендә генә түгел, ял һәм каникулларда да барабыз, моның өчен безнең махсус җиһазларыбыз бар.

–Кинотеатрга өлкән яшьтәгеләр еш киләме? Алар өчен фильмнар бармы сездә?

–Әйе, бар. Без, “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән хәзмәттәшлек итәбез. Күптән түгел үзәк хезмәткәрләре тәкъдиме белән Татар Борнаена бардык, андагы китапханәдә фильм күрсәттек. Өлкән яшьтәге тамашачыларыбыз канәгать калды, тагын килүебезне сорадылар. Хәзерге вакытта “Татаркино” компаниясе татар телендә төшергән фильмнар да күп. Шунлыктан өлкәннәр өчен репертуар төзү авыр түгел. Аз керемле  райондашларыбызга, инвалидларга киноларны бушлай күрсәтәбез. “Өлкән буын” дигән язулы автобуска утыртып алып киләләр безгә әбиләрне һәм бабайларны. Моны районның социаль хезмәтләре оештыра.

–Киләчәккә планнарыгыз нинди? Проблемалар бармы?

–Проблема дип атамасак та, зур булмаган коллективыбызның бинага капиталь ремонт ясату хыялы бар. Кинотеатр 1973 елда ук төзелгән бит. Аның бинасын ремонтлауны берәр программага кертәсе иде. Бигрәк тә икенче каттагы оператор бүлмәсенә реконструкция кирәк. Ягулык системасын да алыштырасы иде. Шуны да әйтим: без бинаны  саклау җайланмаларын монтажлау, куркыныч туганда сигнал бирүче пультны урнаштыру буенча шактый эш башкардык. Тиз арада тамашачыларга телдән хәбәр җиткерү җайланмасын да куеп бетерәбез.

–Беогәнебезчә, сез кино учреждениесе тарихына багышлап музей булдыру турында уйланасыз. Бу юнәлештә ниләр эшләп өлгердегез?

–Әйе, без киләчәк буыннарга районыбызда кино учреждениеснең  ничек барлыкка килүе һәм үсеше турындагы мәгълүматны җиткерергә телибез. Әгәр әлкилеләрнең өйләрендә кино афишалары, билетлар, элеккеге кино җиһазлары, ленталы фильмнар, шушы системада төрле елларда эшләүчеләрнең фоторәсемнәре булса, без аларны бик сөенеп кабул итәр идек. Телефоннарыбыз: 20-0-87, 89274363747.

–Алинә Маратовна, әңгәмәбез өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар телим.

Лия Мәрдегалләмова сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев