Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Алинә” универсаль спорт залында кече футбол буенча турнир узды

Яңа ел каникуллары вакытында – 6 гыйнварда “Алинә” универсаль спорт залында яшь спорт сөючеләр арасында кече футбол буенча турнир узды.

Турнир “Өмет” мәчете бүләкләренә оештырылды. Ярышта район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сөләйманов, “Өмет” мәчете имамы Рәмис Вафин катнашты.

Турнирда 5 команда ярышты. Алар, нигездә, мөселман яшьләреннән төзелгән иде, әмма шулай да чикләүләр куелмады, футбол кырында башка дин вәкилләре дә туп типте. 

Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт сүзләренә караганда, мондый турнир беренче тапкыр үткәрелә.

–    Район үзәгендә яңа “Өмет” мәчете төзелә. Балалар арасындагы әлеге кече футбол буенча турнир мәчеткә йөрүче яшьләр тарафыннан оештырылды. Нинди дин тотуыбызга карамастан, ул – спортка киртә түгел. Киресенчә, спорт безне берләштерә, безнең тәнебез һәм рухны, дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгыта, – дип, билгеләп үтте хәзрәт. 

Район мөхтәсибенең волейбол һәм баскетбол буенча спорт ярышлары үткәрү буенча тәҗрибәсе бар инде.  Ирек хәзрәт әлеге турнирны үткәрү гадәткә кереп китүенә, алга таба тагын да зуррак югарылыкта үткәреләчәгенә өметләнүен дә әйтте. 
Якташыбыз Илназ Әһлиуллин бу ярышка 9 яшьлек улы Рамазанны алып килгән. Алар үзләре Казанда яши, әмма районда еш булалар, дәү әти һәм дәү әни янына кайталар икән. Илназ үзе дә футбол уйнарга яратуын әйтте, әмма ул көнне ул улы уенын күзәтте. 

–    Ислам рухи гына түгел, физик яктан үсеш алуны да хуплый. Сәламәт тәндә – сәламәт рух. Ярышлар сәламәт тормыш рәвеше алып баруны, дус яшәүне, игелекләр кылырга кирәклеген өнди, – дип ассызыклады Илназ һәм әлеге уенны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен әйтте. 

Трибунада яшь спортчылар өчен  аларның әти-әниләре, апа-абыйлары җан аттты. 

Җанатарлар, чыннан да, бик актив иделәр. “Биредә минем ике туган абыем Ризван Хәйруллин уйный. Мин шуны карыйм. Бик тә аның җиңүен телим”, – диде җанатарларның берсе булган 3 нче сыйныф укучысы Зәлинә Вафина.

Мәчетнең мөселман яшьләре әлеге уенны оештыру буенча бар чыгымнарны да үз өсләренә алган, бүләкләр: чәч кисү машинкасы, утюг, радиоприемник, чәйник, миксер, блендер, сәгать  әзерләгән.  Нәтиҗәдә, җиңүчеләргә “Өмет” мәчете кубогы, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды. 

Ярышта катнашучыар бушлай ашый һәм чәй дә эчә алды. Шулай балалар шимбә ялын сәламәт көндәшлек мохитендә файдалы итеп үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев