Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки егетләре махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм илтеп кайтканнар

Чистай шәһәрендә яшәүче Әлки егетләре җыелышып махсус операциядә катнашучыларга ярдәм илтеп кайтырга булганнар.

 Бу эшне Алмаз Гыйметдинов оештырырга алынган. Алмаз Алпарда туып үскән егет, хәзер Чистайда яши. Алмаз ул Россия Герое хәзер Луганск шәһәрендә хәрби хезмәтен дәвам итүче Раил Габдрахмановның туганы, Раил Наил улы белән алар телефон аша аралашып торалар икән.

Алмаз хәрбиләргә беренче кирәк-яраклар исемлеген булдырган. Иң элек алар бер Шевроле-Нива автомобилен өр-яңа итеп автосервис аша ремонтлатып чыгалар. Бу эштә автосервис егетләре ярдәмгә килә. Нивага  хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр тутыралар.

Автомобиль салонына генератор, шуроповерт, моторлы пычкы, газ балоны, чәйнек, җылы киемнәр, азык-төлек кебек нәрсәләр белән шыплап тутырыла.

Алмаз үзенең бертуганы Илназ һәм Раилнең әтисе Наил Габдрахманов белән юлга кузгалалар.

Аларны Луганск халык республикасы җирендә батальон командиры майор Раиль Габдрахманов һәм тагын бер якташыбыз, Чуаш Кичүендә туып үскән батальон командиры, майор Дамир Ганиев каршы алганнар.

Без Алмаздан андагы тормышы турында да кызыксындык. Ул, Луганск шәһәрендә халык аз калган, диде. Биредә күбрәк хәрбиләр икән. Авыллардан да кешеләрнең күбесе киткән.

Махсус операциядә катнашучы якташларыбыз гуманитар ярдәм итүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтләр юллаганнар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев