Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки яшь экологлары республика съездында район данын лаеклы яклады

22–24 июль көннәрендә Кукмор районы Лубяны авылында яшь табигать сакчыларының төп очрашуы — Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IX Съезды узды.

Быел масштаблы форум республиканың 31 командасын җыйды.

Безнең район данын Чуаш-Борнае урта мәктәбе командасы яклады. Остазы Фанузә  Гатинаның җитәкчелегендә балалар бай программада катнаштылар:

  • «Яшь урманчы» һөнәри конкурсында белемнәрен сынадылар;

  • дебатлар конкурсында сөйләм осталыгында көч сынаштылар;

  • спорт ярышларында осталык күрсәттеләр;

  • күргәзмәдә иҗади проектларын тәкъдим иттеләр.

Укучылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм Әлки җире бай уңышлар гына түгел, урманның киләчәге өчен кайгыртучы талантлы, кызыксынучан балаларга да бай икәнен исбатладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев