Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки юлчылары язгы суларга әзерләнә

Бу көннәрдә район юлларында эшләүче техниканы еш очратырга туры килә. Алар, язгы сулар юлларга зыян салмасын өчен, төрле эшләр башкаралар.

Без “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки бүлеге җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллиннан әлеге юнәлештә нинди чаралар күрелүе турында сораштык.

–       Бу көннәрдә безнең ике бригада сигез техника ярдәмендә юл кырыендагы карларны чистарталар. Чөнки кар суы юл полотнасына җыела һәм машиналар хәрәкәтенә комачаулый. Автомобиль трассасында куркыныч урыннарга куелган киртәләр тирәсендәге карны чистартулар да бара. Безгә барысы олы юлдагы 30 күпер кырыйларын, 5 километрда су агу улакларын,  юл аша салынган 491 торбаны кар-боздан арындыру бурычы куелды. Быел язгы сулар күп көтелә. Шуңа әзерләнеп, без зур егәрлекле тракторлар белән кырлардан агып төшәчәк суга юллар ачабыз. Бу алым безгә юл трассаларын язгы ташкыннардан сакларга мөмкинлек тудыра, –  диде ул безгә алда торган эшләре белән таныштырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев