Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль район Советының ХVIII утырышы узды

Бүген, 18 ноябрьдә район Әлки мәдәният йортында дүртенче чакырылыш район Советының ХVIII утырышы булды. Утырышны район бышлыгы, Әлки муниципаль район Советы рәисе Александр Никошин алып барды.

 
Утырышка район Советы депутатлары, башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, район прокуроры, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары, авыл клублары, китапханә мөдирләре, район благочинные һәм мөхтәсибе, җәмәгатьчелек оешмалары рәисләре, авыл җирлеге башкарма комитеты һәм бюджет оешмалары бухгалтерлары чакырылган иде.
2022 елның 9 аена районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм районыбызда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру турында башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов чыгыш ясады. 
2023 елга, шулай ук 2024 һәм 2025 елларның планлаштырылган чорына бюджет проекты турында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин хисап тотты.  Халык тыңлаулары исә 2022 елның 28 ноябренә билгеләнде. Ул иртәнге сәгать 8.00 дә башланачак. 
Әлки муниципаль районы Советының  2018 елның 27 сентябрендәге “Татарстан Республикасының “Әлки муниципаль районы” муниципаль берәмлеге уставын раслау турында”гы 184 нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү  турында исә район Советының хокук бүлеге җитәкчесе Альсинә Әхмәтҗанова сөйләде.  
Көн кадагына куелган мәсьәләләр тавышка куелды. Район Советы депутатлары утырышта каралган сораулар буенча кабул ителгән карарларны бертавыштан хупладылар. Аннан соң бер төркем әлкилеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев