Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район бюджеты буенча халык тыңлаулары үтте

27 ноябрьдә 2024 елга һәм 2025-2026 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты буенча халык тыңлаулары үтте.


Муниципаль район советының 15 ноябрендә булган утырышында бюджет  проекты беренче укылышта кабул ителгән иде. Проект  районның рәсми сайтында урнаштырылды, әлкилеләргә аның белән танышып, бюджет буенча тәкъдимнәрне район советының оештыру бүлегенә юлларга тәкъдим ителде.
Халык тыңлауларында әлеге мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Ул тыңлауларны  2024 елда һәм 2025-2026 елларда көтелүче төп  чыгымнар белән таныштырды.
Илгиз Габидуллин әйтүенә караганда, бюджет алдагы елларда һәр сумны максатчан, экономияле файдаланырлык итеп төзелгән. Халык тыңлауларында проект буенча сораулар, тәкъдимнәр булмады.
2024 елга һәм 2025-2026 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проектын депутатлар муниципаль  советының алдагы утырышында карыячаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев