Әлки район Сабан туенда атлар ярышында без Орлов токымлы юртаклар узышын күзәттек
Соңгы елларда Әлки җире нәселле атлар үрчетүче район буларак таныла башлады. Әхмәттә Фәнис Бакиров татар атлары үрчетү белән уңышлы шөгыльләнә.
Аның карамагында хшәер 400 баштан артык ат бар. Ул нәселле атларны, үрчетү өчен, башка районнарга да сатып җибәрә.
“Хузангай” мәигыяте исә Орлов токымлы атлар үрчетүгә алынды. Биредә 100 баштан артык нәселле ат асрала.
Район Сабан туенда атлар ярышында без Орлов токымлы юртаклар узышын зур кызыксыну белән күзәттек. Гомумән, атлар ярышын тамаша кылучылар бездә елдан-ел арта бара.
Халык махсус ясалган трибунага утырып та, атлар чабышы үтә торган киртә буйлап та бәйгене күзәтә.
Тамаша кылучыларны районның яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге җитәкчесе ярышта катнашасы атлар, аларның йөртүчеләре белән таныштырды. Узышта дүрт Орлов токымылы юртак чабачак. Әлеге атлар, алар дүртәү, 2 яшькә кадәргеләр. Яшь юртаклар беренче тапкыр мондый ярышларда катнашалар. Менә старт бирелде. Алар 1600 метр араны узарга тиешләр. Менә беренче әйләнешне зур тизлектә үтеп тә киттеләр. Инде араларында лиделарны күрергә була. Людмила Ензаева Сабина кушматлы аты белән шактый алга чыкты. Икенче булып Михаил Недорезов Жемчужинасы белән бара. Санаулы минутлардан юртаклар финишка да килеп керделәр. Нәтиҗәдә, Людмила Ензаева беренче булды. Ә икенче-өченче урыннарны Сергей Юхнин һәм Олеся Пеплова бүлештеләр.
Икенче чабышта ярымтокымлы җайдаклар катнашты. Бәгедә катнашырга өч кеше теләк белдергән иде. Ни сәбәпледер, соңгы минутларда гына күп тапкырлар атлар чабышында катнашкан Түбән Әлки егете Салават Исхаковның бу ярышта катнашмавы билгеле булды.
Нәтиҗәдә, ике җайдак узышты. Беренче булып Алексеевск бистәсеннән Ифора исмеле ат белән Владимир Александров беренче килде. Аның артыннан ук диярлек финиш сызылган Лас Вегас кушаматлы ярымтокымлы ат белән Михаил Недорезов үтте.
Өченче чабышта янә “Хузангай”ның Орлов токымлы атлары узышты. Бу юлы инде 3 яшьлек юртаклар бәйгедә катнашты. Узышта Сергей Юхнин юртагы беренче калды. Икенче Михаил Недорезов, өченче булып Олеся Пеплова идарә иткән ат килде.
Авыл атлары ярышында финишны беренче булып Владимир Александров (Алексеевский районы) җайдагы үтте Түбән Әлкидән Салават Исхаков Бандит кушаматлы аты белән икенче, Радик Гәрәев Малышы белән өченче урыннарны яуладылар.
Ә менә бишенче узышка старт бирелгәнче шактый вакыт үтте. Бу бәйгедә янә Орлов токымлы атлар узышты. Араларында 7, 9 яшлекләре дә бар иде. Бу юртакларны “өлкән яшьтәге атлар ярышты” дип исмеләгәннәр. Әлеге бәгедә Монте Кристо кушаматлы ат белән Сергей Юхнин беренчелекне яулады.
Кайберәүләр – атлар ярышы быел озакка сузылды диләр. Чынлыкта ул 11 сәгать 30 минутта башланып, бер сәгать дәвамында барды. Барысы биш чабыш оештырылды. “Хузангай” җәмгыятенең Марат Гобәйдуллин җитәкчелегендәге Орлов токымлы атлар үрчетү фермасы ярышларга 13 юртак алып килгән. Бу зур оештыру хезмәте сорый торган эш.
Ә атлар ярышын күзәтүе бик рәхәт булды. Ялларын җилдә дулкын-дулкын уйнатып чапканда күңелләргә дәрт өстәлә, кәефләр күтәрелә. Рәхмәт бу ярышка оештырган өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм ветеринария берләшмәсе коллективларына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев