Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район табиблары ТРның атказанган хезмәткәре, сәламәтлек саклау отличнигы исемнәренә лаек

Район кешеләренә медицина ярдәмен күрсәтәләр: үзәк район хастаханәсе, Юхмачы участок хастаханәсе, 40 фельдшер-акушерлык пункты (шул исәптән 18 модульле).

 

Сәламәтлек саклау тармагындагы медицина учреждениеләрендә 265 кеше эшли, шулар исәбендә 32 табиб һәм 133 урта медицина хезмәткәре. Район буенча табиблар белән тәэмин ителеш 10 мең кешегә – 19,8, урта медицина хезмәткәрләре 10 мең кешегә  – 72,4.  Район табибларының дүртесе ТРның атказанган хезмәткәре, икесе сәламәтлек саклау отличнигы исемнәренә лаек булды. 

2023 елга олы кешеләрне диспансеризация һәм профилактик караулар буенча план 6663 кеше дип билгеләнгән. Диспансеризацияне 4886 кеше үткән. Профилактик тикшерүләр буенча 698 кеше каралган. Ел ахырына билгеләнгән план үтәләчәк. 

Сәламәтлек саклау учреждениеләре гамәлдәге норматив документларга ярашлы рәвештә халыкка түләүле медицина хезмәтләре дә күрсәтә. Капиталь төзекләндерү эшләреннән соң дәваханә, Юхмачы участок хастаханәсе, 5 ФАП ачылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев