Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: акциядә катнашып сабыйларны сөендерик

Бүген,11 декабрьдә район мәдәният йортында “теләкләр чыршысы” эшли башлады.Биредә чыршы ботакларына районыбыздан мобилизацияләнгән (алар барысы 79 егет) һәм контракт нигезендә хезмәт итүчеләрнең (48 кеше) балалары исемлеге язып эленгән.Шунда ук Кыш бабай исеменнән алырга тәгьдим ителгән бүләкләр төре дә язылган.

“Теләкләр чыршысы” акциясендә учреждение,предприятие җитәкчеләре катнашты.Аларга район башлыгы Александр Никошин да кушылды.Александр Федорович моннан тыш республикабыз шефлыкка алган Лисичанск һәм Радужный шәһәре балаларына да Кыш бабай исеменнән буләкләр хәзерләп озатачак.
Базарлы Матактагы “теләкләр чыршысы”атна буе торачак.Теләге булган һәр кеше  акциядә катнашып,Яңа ел алдыннан сабыйларны сөендерә алачак.Аның өчен мәдәният йортына килеп балалар исеме теркәлгән берәр язуны алу кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев