Әлки районы Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Бүген, 29 майда, Әлки муниципаль район Советы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров, Россельхознадзорның Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, республика Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Алмаз Галәветдинов, дин әһелләре, хокук саклау органнары вәкилләре, учреждение, предприятие җитәкчеләре катнашты.
Утырышны район советы рәисе Александр Никошин алып барды.
Депутатлар карамагына Әлки башкарма комитеты җитәкчесен сайлау мәсьәләсе куелды. Вакантлы әлеге вазифага конкурс игълан ителгән иде. Конкурска ике кандидат – Булат Ханбиков һәм Әнвәр Рәхимҗановтан гариза кергән булган.
Утырышта Әнвәр Рәхимҗанов үз кандидатурасын Булат Ханбиков файдасына алуын белдереп чыгыш ясады.
Депутатлар Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан Булат Җәгәфәр улы Ханбиковны сайладылар.
Булат Ханбиков 1991 елда Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туган. 2013 елда П.А.Столыпин исемендәге Ульяновск Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Булат Җәгәфәр улының хезмәт стажы – 9 ел. Шуның 5 елын җитәкче урыннарда эшләгән.
Совет утырышында башка мөһим мәсьәләләр дә каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев