Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм тапшырды

Узган атнада Әлки районыннан Лисичанск шәһәренә – андагы хәрбиләргә һәм авыр тормыш шартларында яшәп калган халыкка чираттагы тапкыр гуманитар ярдәм озатылды.

Күләме 12 тонна булган йөкне озата баруда районыбыз башлыгы Александр Никошин да катнаша. Ул барысын да үзе күреп кайтырга, биредәге кешеләр белән күрешергә, беренчел кирәк-яракларны үз куллары белән тапшырырга булды.

 

Бүгенге көндә ул Лисичанск шәһәрендә. Әлеге шәһәрдәге кирәк-яраклар урнаштырылган гуманитар үзәктә дә булган. Боларның барысын да раслаучы видеоязмадан күренгәнчә, үзәк хезмәткәре бу изге эштә катнашкан бар әлкилеләргә рәхмәтен дә җиткерә.


–    Хәлнең җитдилеген аңлап, чын күңелдән ярдәм иткәннәре өчен, Әлки халкына, Татарстан Респуликасына зур рәхмәт, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев