Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы батырлар каберенә чәчәкләр салды

29 октябрьдә район башлыгы Александр Никошин Украинадагы махсус хәрби операция кысасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган әлкилеләрнең каберендә булды.

 
Ул Базарлы Матак зиратындагы Дмитрий Чуманов җирләнгән кабер өстенә тере чәчәкләр куйды. 
Дмитрий Чуманов 2022 елның 4 мартында дошман артиллериясе ачкан ут астыннан үз гомере бәрабәренә солдатларны алып чыга һәм яралану сәбәпле шунда һәлак була. Күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен, якташыбыз, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде. 
Аннары Александр Никошин Чуаш Борнае авылына юл тотты. Әлеге авыл зиратында ике туган – Иван Дулатов һәм Владимир Толстов җирләнгән. 
 Идарә взводы командиры Иван Валерьевич Дулатов хәрби бурычны үтәгәндә бик нык яралана һәм 2022 елның 8 мартында вафат була. Әлеге кыю ир-егет, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә. 
18 апрельдә, дошманны юк итү бурычын үтәгәндә, разведчик-снайпер, гади солдат Владимир Толстов һәлак була. Ул да хаклы рәвештә Батырлык орденына лаек дип табыла. Анын каберенә дә чәчәкләр салынды. 
Район башлыгы Базарлы Матак һәм Чуаш Борнае мәктәпләре директорлары Луиза Габдрахманова һәм Николай Хвостовка һәлак булган хәрбиләргә хөрмәт йөзеннән уку йортында Сугышчан дан почмагы булдыру йөкләмәсен бирде. Александр Никошин сүзләренә караганда, моны укучылар хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз турында белсен, аларны олыласын, каберләрен карау буенча шефлык вазыйфасын үз өсләренә алсын өчен эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев