Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Бесландагы фаҗигә кабатланмасын

Буген , 3 сентябрьдә район узәгенең җәяулеләр бульварында терреризм белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп утелде.


   Буген , 3 сентябрьдә район узәгенең җәяулеләр бульварында терреризм белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп утелде.
   Әлеге дата безгә 2004 елда Бесланда булган фаҗигале хәлләр турында искәртә. Мәктәптә террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кешенең гомере өзелә, аларның яртысыннан кубесе -балалар.
   Район башлыгы Александр Никошин мәйданга җыелган укучыларга, укытучыларга, халыкка мөрәҗәгать итеп:
  - Мондый фаҗига, әрнуләр башка кабатланмасын иде. Безнең бурычыбыз балаларга куркыныч янамасын өчен барлык чараларны да куру. Террорга безнең тормышта урын калмасын, җир йөзәндә тынычлык, иминлек тантана итсен,- диде район җитәәкчесе.
  Аннан бер минутлык тынлык белән Бесланда улучеләрне искә алдык. Балалар учларына су алып чәчәкләргә сиптеләр. Бу - өч көн дәвамында бер тамчы су өчәргә тилмергән балаларга теләктәшлек символы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев