Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Дәрвишләр бистәсендә ярминкәдә сату итте

Республика шәһәрләрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

 Узган атнада безнең район Казаннан Дәрвишләр бистәсендә сату итте. Республика шәһәрләрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Узган атнада безнең район Казаннан Дәрвишләр бистәсендә сату итте. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев хәбәр итүенә караганда, бездән ярминкәгә 19 берәмлек азык-төлек, бөртек, терлек азыгы төягән техника барган. Ике дистәдән артык сәүдә ноктасында кала халкына көзге муллык тәгъдим ителгән. Казанлылар бәрәңге, яшелчә, сөт, ит, кош-корт түшләрен бик теләп сатып алганнар. “Востокзернопродукт” бөртек белән, “Хузангай” җәмгыяте Әлки җирендә җитештерелгән сыр, ак май, куертылган сөт, ярма, сыек май белән сәүдә иткән. Эшмәкәр умартачы Михаил Абрамов бал саткан. Балга да сорау зур булган. Руслан Шәвәлиев яңа тотылган елга балыгы тәгъдим иткән.

Иске Салман авыл җирлеге хезмәткәрләре ярминкәгә килүчеләрне кайнар чәй, коймак, башка камыр ризыклары белән сыйлаганнар.
Район сәнгать осталары дәртле җырлары,  биюләре, гармун көйләре белән кунакларның күңелләрен күтәргәннәр. Безнең район һәр ике атна саен, 23 декабрьгә чаклы, ярминкәгә йөриячәк. Роберт Гадиев шәхси хуҗалыгы булганнарга, үзләреннән артып калган продукцияне сату кирәк булса идарәгә, авыл җирлекләренә мөрәҗагать итү кирәк, ди. Үзләре барып сатучыларга транспорт өчен ягулык-майлау материалы чыгымнары кире кайтырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев