Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы делегациясе гуманитар ярдәмне Донбасс халкына тапшыру буенча ерак сәфәрдә булдылар

Бу атнада район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге делегация әлкилеләр тарафыннан җыелган гуманитар ярдәмне Донбасс халкына тапшыру буенча ерак сәфәрдә булдылар.

27 июльдә Базарлы Матак Үзәк паркында Донбасста корбан булган сабыйларны искә алып бик моңсу митинг узган иде.Анда һәркемне тетрәндерерлек саннар яңгырады – Донбасста 2014 елдан башлап Украина бандит оешмалары яудырган туплардан 200 гә якын сабый һәлак булган. Митингта район узәгендә белем алучы укучылар,әти-әниләр, хезмәт коллективлары катнашты. Алар күбесе бу җан ошеткеч вакыйга уңаеннан үткән чарага тере чәчәкләр һәм күп итеп уенчыклар алып килгәннәр иде.

Район башлыгы Александр Никошин митинг барышында җыелган әлеге уенчыкларны Донбасстагы балаларга тапшырып кайтачакбыз дип ышандырган иде.

20 августта шул митингта җыелган, хезмәт коллективлары, эшмәкәрләрдән, аерым кешеләрдән тапшырылган күп санлы уенчыкларны һәм гуманитар ярдәм буларак тупланган мәктәп кирәк-яраклары белән портфельләрне йөк машиналарына тояп юлга кузгалганнар иде. Машиналарга моннан тыш  күп итеп савытларга тутырылган эчә торган су, азык-төлек, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары төялгән иде.

 

Соңрак без ярдәмнәрне озата баручылар белән элемтәгә кереп хәбәрләшеп алдык. Александр Никошин җитәкчелегендәге делегацияне Донецк шәһәре башлыгы урынбасары ярдәмчеләре белән каршы алган. Әлкилеләрдән җыелган уенчыкларны алар Донецк балалар бакчасына тапшырганнар. Ә уку кирәк-яракларын шәһәрнең зур бер мәктәбенә бушатканнар. Мәктәп коллективы ерактан озатылган күчтәнәчләрне укучылары, аларның әти-әниләре исеменнән олы рәхмәтләр әйтеп кабул иткәннәр. Алар “илебездә тизрәк барлык сабыйлар да тынычлыкта, бәхетле балачакта яшәсеннәр иде” дигән теләкләрен белдергәннәр.

Махсус хәрби операция зонасында Татарстаннан “Алга” һәм “Тимер” батальоннары хезмәт итә. Әлеге батальоннардагы хәрбиләрнең батырлыклары турында республика матбугатында еш искә алына.

“Алга” батальоны составында ике Әлки егете дә хезмәт итә. Безнең делегация ул батальондагы хәрбиләр белән дә очрашканнар, аларга азык-төлек, күп итеп эчә торган су, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары тапшырганнар. ”Алга”лар әлкилеләргә, барлык татарстанлыларга һәрдаим ярдәм күрсәтеп торганнары өчен рәхмәтләр белдергәннәр,  үзләренең символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләрен тапшырганнар.

Махсус хәрби операция барышында Украина милләтчеләре тарафыннан күп михнәтләр күргән Лисичанск шәһәрен Татарстан шефлыкка алган иде. Республика тарафыннан анда күп төрле төзелеш, ремонт эшләре башкарыла, гуманитар ярдәмнәр озатыла.Безнең районнан да сугыштан   җафа чиккән халыкка ярдәм йөкләре күп тапкырлар озатылды. Бу юлы район вәкилләре Лисичанск шәһәренә чаклы барып җитә алмасалар да ышанычлы егетләр аша анда яшәүчеләргә ярдәм тартмаларын калдырганнар.

Әлкилеләрнең күңел җылысы салып хәзерләнгән бүләкләр ияләренә тулысы белән тапшырылгач, безнең район делегациясе ике мең чакрымга якын булган кайту юлына кузгалганнар.  

 

Россия Федерациясе Хәрби көчләрендә килешү буенча хезмәт итү, ташламалар һәм түләүләр турында heroestatarstan.ru сайтыннан тулырак укый аласыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев