Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы егетләре хәрби хезмәткә киттеләр

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.

Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Солдатка 18дән 27 яшькә кадәрге Россия ир-егетләре чакырылачак. Хәрби хезмәтне үтү 12 ай дәвам итә. Яна чакырылучыларны махсус операция алып барылган урынга җибәрмәячәкләр, аларны башка хәрби бүлекләргә бүләчәкләр. 
Районда, алдан ниятләнгәнчә, 24 апрельдән 16 майга кадәр беренче чакырылган егетләр хәрби хезмәтне үтәргә озатылды. Алар Новороссийск, Севастополь, Анапа шәһәрләрендә хезмәт итәчәк. 
26 апрельдә армиягә хезмәт итәргә тагын өч егет китте. Хәрби комиссариат каршындагы мәйданда егетләр белән туганнары, дуслары изге теләкләрен җиткереп сау буллашты. Булачак хәрбиләрне озатырга район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов та килгән иде. Ул аларга бүләкләр тапшырды һәм нәкъ бер елдан исән-сау якыннар һәм туганнар белән күрешүне теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев