Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы җирлекләре арасында Салман авыл җирлеге – иң зурысы

Район җирлекләре арасында Салман авыл җирлеге –иң зурысы: аңа 7 авыл керә. Җитәкче өстендәге җаваплылыкның да ниндилеген күзалларга мөмкин.


21 гыйнвар көнне халык җыеннары әлеге җирлекнең Салман һәм Демидовка авылы клубларында үтте. 

–    2025 елның 1 гыйнварына җирлектәге 245 хуҗалыкта 692 кеше яши. Шулардан 220се–пенсия яшендәгеләр. 30 укучы, 12 мәктәпкәчә яшьтәге бала исәпләнә. Махсус хәрби операциядә 6 ир-егет катнаша. 

Авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан экология мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, бу өлкәдә күп төрле эшләр башкарыла,–дип сөйләп китте җирлек башлыгы Илнур Йосыпов. Аның сүзләренә караганда, яшәү шартларын яхшырту, ут, су, юл мәсьәләләрен хәл итү халыктан җыелган үзара салым акчасына эшләнә. 2025 елда әлеге акчаны 5 авылда кеше башыннан 900 сум, ә Салман, Яңа Салман авылларында 1100 сумнан җыю буенча килешкәннәр. Бу турыда 2024 елның 2 ноябрендә авыл халкы катнашындагы гомуми җыелышта сүз булып, халык үз ризалыгын биргән. Җитәкчене аңлаган һәм теләктәшлек белдергән, барлык эшләрдә ярдәм иткән халыкка авыл җирлеге башлыгы зур рәхмәтләрен дә ирештерде.

Салман авылы китапханә мөдире Гөлсинә Минһаҗева, төп чыгышны тулыландырып, китап йорты эшчәнлеге белән таныштырды. “Ел дәвамында 111 яңа китап кайтты, рус һәм татар телендә 8 төрле газета, 16 төрле журнал килеп тора. Без һәрдаим кызыклы чаралар, бәйрәм кичәләре оештырабыз”,–дип, китапханәгә еш йөрүче, китап укучы, чараларда актив катнашучыларны да санап үтте ул. 
Авыл җирлегенең 2024 елдагы эшчәнлеге “канәгатьләнерлек” дип бәяләнде.

“Востокзернопродукт” АҖнең “Үзәк Әлки” филиалы җитәкчесе Фердинант Нургалиев та үз чиратында отчет тотты. Ирешелгән уңышларны билгеләп, эштә иң уңганнарны атап, ул 2025 елга куелган бурычларны да искәртеп үтте. 

 Оешма-учреждение җитәкчеләренең һәр чыгышын йотылып тыңлады халык. Һәр санга игътибар итте алар. Чыгышлар барышында туган сорауларын да җиткерә бардылар. МХО дә һәлак булучылар санын да беләселәре килде. Ә менә район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов районның 2024 ел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә,  “Узган ел 55 яңа гаилә төзелеп, аерылучылар – 49”,–дигәнне ишеткәч, һәр нәрсәгә үз фикере булган элеккеге укытучы,  бернәрсәгә дә битараф кала алмаучы Искәндәр Хәлиуллин түзмәде: “Бу сан белән без республикада “алдынгылар” рәтендә, мөгаен,–дип бик нык борчылуын да белдерде. 

Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьевның: “Сезгә атнага 3, ә соңрак 5 тапкыр участок табиб-терапевты Садбарг Зеляева килә башлаячак”,–дигән сүзләрен халык шатланып кабул итте. Үзәк хастаханәгә бик күп төрле заманча медицина аппаратлары, җиһазлар кайтуын ишетеп тә сөенделәр алар.

Гаилә кыйммәтләрен саклаучы, бүгенге көндә МХО дә катнашучы  Денис Саттаров гаиләсенә, намуслы хезмәте өчен Яңа Салман урта мәктәбе техник хезмәткәре Фәрзия Гафиятуллиналарга район башлыгының, күп балалы Игорь һәм Оксана Токаевлар гаиләсенә җирлек башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылганга да күңелләре булды.

Демидовка авылында дәвам иткән икенче өлештә нигездә өлкәннәр булса да, аларның һәр җитәкченең сүзен игътибар белән тыңлаулары, рәхмәт йөзеннән кул чабулары, сораулар урынына: “Юк, бар да яхшы!”–дип канәгатьлек белдерүләреннән күңелдә җылы хисләр уйнап алды. Авыл урамнарын һәрчак чиста тотучы авылдашлары Сергей Бойковка да бик рәхмәтле халык. Шуңа да аны җирлек башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләгәнгә чиксез шатландылар.

Әйтмәсәләр дә,  клубның бик иске бинасы һәркемне борчый. Ләкин бу мәсьәләне бер ел эчендә генә хәл итеп булмаганын да барысы да төшенә.  Бу турыда Руслан Хәлилович аңлатып узды. Ә менә авыл елгасы, һәйкәл тирәсен тоткан коймалар мәсьәләсендә район башлыгы Александр Никошин кичекмәстән эш башланачагына басым ясады, җаваплыларны билгеләде. Елга турындагы сорау буенча, җыен беткәч тә, тагын бер кат кечкенә “киңәшмә” үткәреп алды. 

Район җитәкчеләренең авыллардагы халык тормышы, аларны борчыган мәсьәләләр белән “кайнап” яшәвен күреп, киләчәккә ышаныч торган саен арта бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев