Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы кырларында көнбагыш суктыралар

Бу көннәрдә “Көньяк-Көнчыгыш” идарәсе кырларында дүрт комбайн көнбагыш суктыруда эшли.

 Аларның 1270 гектарда әлеге техник культура көз айлары җыеп алынмый калган булган. Җирләр кипшенгәч, комбайнерлар кырларга чыккан.


Идарәнең баш агрономы Радик Бильдановтан уңышның чыгышы белән кызыксынам.


–    Бер гектардан 10 центнер  чыгып бара. Көнбагыш бик коры, дымлылыгы 8 процент кына, – ди ул.
Мин баш белгечтән: “Югалту зур буламы?” – дип тә кызыксынам. 


–    Уңышның яртысы коелган инде. Көз, яңгырлар тоташ яумаган булса, бер гектардан 20 шәр центнер уңыш алган булыр идек. Ярый әле бөтенләй коелмаган – 10 центнер да әйбәт уңыш, – ди тәҗрибәле агроном. 


Яз көне комбайннарның басуда эшләүләрен  күзәтү гадәти хәл түгел. Әмма, табигать каршысында без көчсез шул. Әнә Ленар Хәйруллин комбайны бункеры тулды, ул кабинасы башындагы “мигалкасын” кабызды. Кырдан бер “КамАЗ” белән уңышлы әлегә үзләрендәге базага  ташып торалар. Аннан аны Базарлы Матак элеваторына озаталар. Биредә тәҗрибәле комбайнчылар Раил Шәйхетдинов, Сергей Краснов, Михаил Сычев эшлиләр. Көнгә 100әр  гектарга чаклы көнбагышка суктырып алалар. Тагын 600 гектарда уңышны җыясылары калган. Көннәр шулай матур торса, бер атнадан уракны төгәлләргә исәпләре.

Иртә чәчсәң – иртә урырсың


Киләсе атнада “Көньяк-Көнчыгыш” территориаль кырларында чәчкечләр таккан тракторлар эшли башлар. Беренче итеп арпа чәчәргә җыеналар биредә.  Анысын – барысы мең гектарда үстерергә исәпләре. Сабан бодаен 627 гектар, борчак 550 гектар, катнаш азык 198 гектар чәчәргә планлаштырганнар. Моннан тыш биредә күп 1800 гектар кукуруз, 1484 гектар көнбагыш игәргә ниятләгәннәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев