Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы кырларында терлек азыгы хәзерләү бара

Район кырларында чәчелгән мәйданнарның эшкәртү эшләре дәвам иттерелә, терлек азыгы хәзерләү бара.


Хуҗалыкларда 8,6  мең гектар мәйданда күпьеллык үлән бар. Шуның яртысыннан диярлек сенаж өчен яшел масса алынды. Бүгенгә 10 мең тоннадан артык сенаж салынды. Бер үк вакытта печән хәзерләү дә бара. 45 мең гектар мәйданда чәчелгән культуралар җирләрен чүп үләннәргә каршы химик сыекча белән эшкәртү башкарылды. Бу эшне җилсез көнне иртә таңда һәм кичке сәгатьләрдә дәвам иттерәләр.

Көнбагыш һәм кукуруз басуларында рәт араларын эшкәртү эшләре дәвам иттерелә. Шулай ук пар җирләрен дә эшкәртү хезмәте башкарыла.
Хуҗалыкларда механизаторлар бөртек скутыру комбайннарын урып-җыю эшләренә хәзерлиләр.  Урак башланырга бер ай вакыт калып бара. Шуңа да техника төзеклеген кичектерми кайгыртырга кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев