Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәчетләрендә гошер сәдакасы җыйдылар

Аллага шөкер, быел да иртә яздан күп көч һәм вакыт куеп үстергән яшелчә, җиләк-җимешләребезне югалтуларсыз җыеп алдык.

Үз бакчаларыбызда хәләл көчебез белән үстерелгән уңыәны, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән алынганын онытмасак иде.  Бары аның кодрәте белән генә кечкенә генә орлыктан мул итеп  уңыш алабыз. Шуларга  шөкер итү йөзеннән бакча җимешләреннән мохтаҗларга өлеш чыгарырга тиешбез.

Район  мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев әйтүенә карасак, гошер сәдакасы  ул – зәкәтнең бер төре. Аның төгәл күләме дә билгеләнгән, елга бер тапкыр без алган уңышларыбызның уннан берен мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган  кешеләргә, үз-үзен тәэмин итә алмаучыларга өлеш чыгарырга тиешбез.  Ә инде бакчада  уңыш зур хезмәт һәм чыгым тотып үстерелсә, егермедән бер өлешеннән  бүлешү сорала.

Ирек хәзрәт райрнда гошер сәдакасы җыеп аны мохтаҗларга тапшыру хезмәтен күп еллардан бирле башкарып килә. Бик күп гаиләләр  һәр елны гошер сәдакасыннан өлеш чыгарырга тырышалар икән. Чөнки бу бик саваплы гамәл  һәм ул малга бәрәкәт  китерә, алдагы уңышларны арттырырга җирлек тудыра. Иң мөһиме – гошер садакасы ихлас күңелдән бирергә тиеш. Менә быел да сентябрь аенда аавыл мәчетләре аша гошер сәдакасы туплау оештырылды. Халыктан бәрәҗге, сарымсак, төрле кайнатмалар, тозлаган кыяр-помидорлар җыелган.

Ирек хәзрәт сөйләгәннәрдән: “авыллардан җыелган яшелчәләр, пыяла банкаларга хәзерләгән  ризыклар – барысы 2 тонна Казанга “Зәкәт” фондына озатылды. Алар аша азык-төлек  мохтаҗларга  таратылган. Шулай ук районыбызда махсус  операциядә катнашучы егетләребезгә күп  итеп яшелчәләр хәзерләде. Аны кайнар нокталарда катнашучы \кташыбызга үзе дә сугышчан хәрәкәтләр ветераны булган Рөстәм Солтан улы Шәйхетдинов илтеп тапшырачак. Шулай ук Юхмачыдагы картлар йортына да тапшырдык. Гошер сәдакасын иң күп тапшыручы авыллардан Карга, Урта Әлки, Бибай Чаллысы, Яңа Чаллы, Абдул Салман, Түбән Әлки, Үргәгар, Карамалы, Урта Биктимер һәм башка торак пунктларны атар идем.  Әлеге изге гамәлдә катнашкан, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга шатлык китергән әлкилеләргә мөхтәсибәт, авыл имамнары исеменнән олуг рәхмәтләрне җиткерәм”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев