Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде

​​​​​​​Халыкара укытучылар көне уңаеннан уздырылган бәйрәм тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөгаллимнәргә мөрәҗәгать итеп “Илнең киләчәге нәкъ менә аларга: иртәгә безнең предприятиеләргә, хастаханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә эшләргә, Ватаныбызны якларга килүчеләргә бәйле” диде.

 ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Районыбыз мәктәпләрендә балаларга мавыктыргыч ныклы белем бирүче талантлы мөгаллимнәр күп. Район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан үткән бәйрәм тантанасында шундыйларның күбесе катнашты. Залда утыручы укытучыларны видеомөрәҗәгать аша Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.

“Хөрмәтле коллегалар. Киләсе 2023 ел “Укытучылар һәм остазлар елы”,-дип игълан ителде. Бу тагын бер кат укытучыларның хезмәте нинди югары дәрәҗәдә һәм мөһим булуы турында сөйли. Республикада мәгариф өлкәсендә зур үзгәрешләр бара: яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, булганнары ремонтлана, заманча җиһазлар белән баетыла. Белем алучы шәкертләрегез дәрәҗәле конкурсларда, олимпиадаларда зур җиңүләр яулыйлар. Без сезнең уңышларыгыз, сез белем биргән укучыларның күркәм күрсәткечләре белән горурланабыз. Эчкерсез хезмәтегез өчен олы рәхмәт сезгә. Сайлаган һөнәрегез белән горурлану хисе сезне беркайчан да ташламасын. Укучыларыгызның рәхмәте, ата-аналарның хөрмәте яңа иҗади эшчәнлеккә рухландырсын”,–диде министр.

Аннан сәламләү өчен сүз район башлыгы Александр Никошинга бирелде.

–Күркәм традицияне саклап октябрь ае башында без укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйбыз. Һәр кеше йөрәгендә үзенең укытучысын йөртә. Сез, укытучылар, галәмнең иң олы байлыгы. Райондагы мөгаллимнәребез һәрчак югары дәрәҗәдә хезмәт куялар. Алар замана үзгәрешләренә яраклашып, белем бирүдә инновацияле алымнарны уңышлы файдаланып укучыларның сәләтләрен үстерүдә, аларны төрле конкурс-олимпиадаларга хәзерләүдә әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Сезнең фидакарь хезмәтегез каршында баш иям һәм һәркайсыгызга эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, имин тормыш, максатчан укучыларыгызның күбрәк булуын телим,–диде Александр Никошин.

Аннан район башлыгы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Почет грамоталарын тапшырды. Бу югары бүләккә мәктәптән тыш белем бирү учреждениесе методисты Гөлгенә Билалова, Түбән Әлки гомумбелем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Галиуллина, Чуаш Кичүе гомумбелем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Фәнүзә Гатина, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең математика укытучысы Рамилә Җәләлова һәм Базарлы Матак гомумбелем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәсәнова лаек булдылар.

Александр Никошин бертөркем укытучыларга үзе имзалаган район хакимияте башлыгының Почет грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тантанада кайнар котлауларга район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиевалар кушылды. Алар да иң әйбәт эшләүче педагогларга бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләүләрне район мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Рөстәм Билалов дәвам итте. Үзе дә балаларга белем бирүдә өч дистә ел хезмәт куйган мөгаллим бүгенге бәйрәм чарасында катнашкан һәр укытучыны кайнар котлады.

–Без быел беренче тапкыр республика профсоюзларының медаль-билгеләрен тапшырабыз. Әлеге бүләккә бик тә лаеклы рәвештә Максим Муштаков лаек булды. Ул Балалар иҗаты йорты каршында бадминтон түгәрәгендә бик күп укучыларда спортка мәхәббәт тәрбияләде. Аның шәкертләре күп кенә зур җиңүләргә ирешеп район данын күтәрәләр,–диде Рөстәм Билалов.

Максим Муштаков тәрбияләгән укучылар остазлары турында рәхмәтләрен юлллаган, бик мәгънәле видео да хәзерләгәннәр. Залда утыручылар әлеге сюжетны алкышларга күмделәр.

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм район мәдәният йорты хезмәткәрләренең бик эчтәлекле концерты белән үрелеп барды. Билгеле инде, сәхнәдән укытучыларга мәктәп елларына багышланган җырлар күбрәк яңгырады.

Бәйрәм тантанасы күркәм итеп оештырылган иде. Бу хөрмәт һәм дәрәҗәгә безнең укытучыларыбыз бик лаеклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев