Әлки районы мәгариф системасы авырлыклары һәм казанышлары белән бергә бай тарихка ия
Әлки районы мәгариф системасы, илебез белән турыдан-туры бәйле рәвештә, бар авырлыклары һәм казанышлары белән бергә бай тарихка ия.
Революциягә кадәрге чорда безнең төбәктә дә, бар илдәге кебек үк, берничә төрле белем бирү системасы һәм башлангыч мәктәпләр була. Төрле вакытларда чиркәү-мәхәллә, грамоталылык мәктәпләре, земский һәм министрлык училищелары, татар мәктәпләре эшли.
1878 елның 1 сентябрендә Сихтермә авылында училище ачыла. Ул чуашлар өчен округтагы беренче мәктәп була. Беренче укытучы – Илья Бюргановский. Ул Казан укытучылар семинары карамагындагы курсларны тәмамлый.
Бөек Октябрь социалистик революциясе бар җәмәгать тормышына, шул исәптән халык мәгарифенә дә тамырдан үзгәрешләр кертә. Бу вакытларда районда иске чиркәү, мәчет биналарында башлангыч мәктәпләр ачыла. 1928 елда Ромоданнан кайбер биналарны сүтеп, Яңа һәм Иске Чаллыга мәктәпләр салу өчен күчерәләр. Мәктәп грамотасызлыкны бетерү үзәгенә әйләнә, биредә авыл җыеннары, партия җыелышлары үтә, концертлар куела. 1923-24 елгы уку елында авыл җирлекләрендә өч еллык крестьян яшьләре мәктәпләре ачыла башлый. Анда авыл яшьләрен белемле җир эшкәртүчеләр һәм яхшы җәмәгать эшлеклеклеләре итеп әзерләү бурычы куела.
1928-1938 елларда районның мәгариф бүлеге белән Федор Елизаров җитәкчелек итә. Ул пионер эшен оештыруга үзеннән зур көч кертә. Шул елларда бик күп мәктәпләрдә беренче пионер һәм комсомол отрядлары оештырыла. Билгеле, беренче вакытларда әлеге яңалыкны халык авыр кабул итә. Борискино авылы аксакаллары: “Биш укучыны Түбән Әлки авылына пионерга кабул итүгә алып бардылар. Әмма авылга галстуклар тагып кайткач, әти-әниләре аларны салдыртты, үзләрен орышты. Нәтиҗәдә, балалар галстукларны башка такмады”, – дип сөйли.
1933-1937 елларда СССРда мәҗбүри җидееллык уку кертелә. 30 нчы еллар ахырында илебездә “Мәктәпләрдә методик эш турында”гы кагыйдәләргә ярашлы рәвештә, методик эшнең бердәм дәүләт системасы булдырыла. Районда системалы рәвештә методик эш алып бару үз нәтиҗәсен бирә. 1932 елда ТАССР карары нигезендә Сихтермәнең җидееллык урта мәктәбе үрнәк итеп куела.
Бөек Ватан сугышы мәктәпләр тормышына да үтеп керә. Сугышның беренче көннәрендә күпчелек укытучылар Ватанны сакларга китә. Кичәге чыгарылыш сыйныфы укучылары аларга алмашка укытырга билгеләнә. Укытучылар көндез мәктәпләрдә дәресләр бирә, ә аннары балалар белән бергә колхозчыларга кырларда, терлекчелек фермаларында, ындыр табакларында ярдәм итә. Кичләрен исә авыл йортына авылдашларын лекцияләр тыңларга, әңгәмәләр, “ликбез” дәресләре үткәрергә чакыралар. Укыту исә соң, октябрь аеннан гына башлана.
50 нче елларда районның мәгариф бүлегенә моңарчы Иске Матак мәктәбендә директор булып эшләүче Виктор Рыбаков билгеләнә. Бу вакытта төп игътибар мәҗбүри гомуми урта белем бирүне үстерүгә юнәлдерелә. 1959 елдан педагогик бүлмәләр методик бүлмәләр итеп үзгәртелә. 1958 елның декабреннән “СССР Конституциясенең 121 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы СССР кануны гамәлгә керә. Ул гомуми-мәҗбүри сигезьеллык белем бирүне кертү турында була. Виктор Семенович эшләгән елларда күпчелек иске мәктәп биналары яңа корылмалар белән алмаша.
Яңа заман мәгарифкә яңа таләпләр куя. Ул вакытта мәгариф системасы белән укытучы Борис Горячев җитәкчелек итә (1960-1968 еллар) башлый. Икътисадый һәм педагогик яктан караганда да, гамәлдә булган урта мәктәпләр челтәрен саклауның мөһимлеген аңлап, 1967-68 елларда сигезьеллык Яңа-Салман, Кошки мәктәпләре урта мәктәп итеп үзгәртелә.
1971 елда район үзәгендә өч катлы яңа Базарлы Матак урта мәктәбе төзелә. Әлеге мәктәпне салуга ул чакта мәктәп директоры булган Борис Горячев зур өлеш кертә.
ХХ гасыр ахырында мәгариф системасын үстерүгә райондагы мәгариф бүлегенең түбәндәге җитәкчеләре үзләреннән зур өлеш кертә: Р.З. Вафин (1968-76), А.А.Сәмигуллин (1976-78), Р.А.Хәлиуллин (1978-85), И.В. Сөнгатуллин (1985-89), И. К.Фәхриев (1989-93). Ул елларда яңа заманча мәктәпләр салына: 1978 елда – Яңа Салманда, 1981 елда – Алпарда, 1982 елда – Чиябашта, 1988 елда Түбән Кәчидә, 1991 елда – Яңа Чаллыда. Алар урта гомумбелем бирүче мәктәпләр дип санала.
ХХI гасыр башында Иске Әнҗерә, Карга, Иске Чаллы, Үргәгар, Каракүл, Хузангай авылларындагы иң соңгы агач мәктәпләр яңа, якты, заманча биналар белән алмашына. Халык саны арту сәбәпле, Базарлы Матакта Әлки районы администрациясе башлыгының 2001 елның 24 маендагы 85 нче күрсәтмәсе нигезендә 2001 елның 1 сентябрендә икенче мәктәп ачыла. Бераздан ул гимназия итеп үзгәртелә һәм 2007 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча аңа Нәби Дәүли исеме бирелә.
1984 елда мәгариф тармагында реформалар булу нәтиҗәсендә, районның методик хезмәтендә дә үзгәрешләр күзәтелә. Җитәкчесе Н.Х.Заһидуллина, хезмәткәрләре: И. Я. Әсәдуллина, Д.С.Садриева, Г.У. Умерова, С.Г.Шакирова, Ф.Б.Гимадиева, А. З. Галимова, Г. Я. Мәрдиева, Г. Р. Сабитова (соңрак ул районның методик кабинеты белән җитәкчелек итте) булган район методик кабинетына шул вакыт үзгәрешләренә бәйле проблемаларны хәл итү бурычы куела. Үзгәрешләр исә фән һәм техниканың яңа юнәлешләренә, яңа мәктәп программалары эчтәлекләренә, укытучылар, тәрбиячеләр, сыйныф җитәкчеләре ихтыяҗларын өйрәнүгә бәйле була.
Вакыт методик кабинетларның структурасына да таләпләр куя, шулай итеп, 2006 елда аның базасында мәгълүмати-методик үзәк төзелә. Әлеге үзәк мәгариф җитәкчесе Саҗидә Сабитова (1993-2007), мөдир С.Ш.Вәлиева кул астында мәгарифне үстерүнең федераль һәм төбәк программаларын тормышка ашыру өстендә эшли. Яңа методистлар С.Г. Яруллина, Р.Г. Яруллина, Г.Ш.Билалова, А.Р.Зәйнуллина, Л.А.Ильенковалар үз эшләрендә зур игътибарны педагогик хезмәткәрләрнең мәгариф ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, мәгариф учреждениеләренең үсеш программаларын булдыру һәм тормышка ашыруга, алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклап, аны үзләштерергә ярдәм итүгә юнәлтәләр.
Районның заманча методик хезмәте инновацион фикерләрне төшендерүдә, педагогок традицияләрне саклау һәм гадиләштерүдә гаять зур роль уйный. Без районыбызның үсеп килүче буынына сыйфатлы белем бирүче педагогларыбыз белән горурланабыз.
Районның “Мәгарифнең алтын фонды”на үзләрен авыл мәктәбендә хезмәт итүгә багышлаган бер гаилә укытучылары – Хәмитовлар, Хафизовлар, Мөбарәкшиннар, Мамеевлар-Скрипачевлар, Калмыковлар, Советниковлар, Бургановлар, Ярыгиннар, Сивенковлар, Йосыповлар һ.б.лар кертелгән. Райондагы пионер эшчәнлеген оештыру Мәктәп укучылары йорты җитәкчесе А.Г. Садретдинова белән бәйле. Ул гомеренең күп өлешен балалар хәрәкәтенә хезмәт итүгә багышлады.
Людмила Лыскова исә – исеме зур хәрефләр белән язылырлык укытучы, 60 елга якын хезмәт стажы булган мактаулы ветеранга аерым тукталырга кирәктер.
Людмила Ивановна сугыш башланганда 1941 елда туган. Балачагы авыр елларга туры килүгә карамастан, ул һәрвакыт укытучы булырга хыялланган. Сихтермә мәктәбен тәмамлагач, ул Мәләкәс педагогика институтында укый. 1963 елда яшь дипломлы белгеч Тиинск урта мәктәбендә математика һәм физика укыта башлый. 10 елдан соң ул үз районына – Юхмачы урта мәктәбенә математика һәм укыту эшләре мөдире буларак кайта. 30 ел буена бер мәктәптә эшләгәч, бик күп укучы, аннан аларның балалары да әлеге укытучы йөрәге һәм кулы аша уза. Лаеклы ялга чыккач та, Людмила Ивановна мәктәптә эшләвен дәвам итә. 2022 елның 25 маендагы соңгы кыңгырау белән ул лаеклы ялга озатыла. Бүгенге көндә ул үзенең яраткан балалары һәм оныклары кайгыртуында яши.
Рисә Яруллина,
район мәгариф идарәсе методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев