Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: мәктәп директоры акча сорамаган

Соңгы вакытта мошенниклар башка кешенең кәрәзле телефоннары белән идарә итеп төрле җинаятьләр кыла башладылар. Чит телефонны ватып-яулап шул телефоннардагы номерларга төрле хәбәрләр җибәрәләр.

Күптән түгел  мошенниклар безнең райондагы бер мәктәп директоры телефон номеры белән шулай идарә иткәннәр. Алар аның исеменнән бурычка акча сорап мөрәҗәгатьләр җибәргәннәр. Күләме зур булмагач кайберәүләр акчаларын күчереп тә куйганнар. Соңрак мәктәп директорының андый хәбәрне бирмәве ачыкланган, бу хакта полициягә хәбәр иткәннәр.
Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Рашат Насыйбуллин шундый хәбәрләр килгәндә акчаны күчерергә ашыкмаска киңәш итә. Иң элек акча сораган танышыңа шалтыратып хәбәрнең дөреслегенә инану кирәк,ди ул.
Чит телефон белән идарә итүчеләрне табуы да, акчаны кире кайтару да кыен, ди ул. Чөнки күп очракта мошенниклар Украина җиреннән, яисә төрмәләрдән шундый җинаятләрне кылалар.
Узган атнада районда шулай ук чит паспорт мәгълуматларын файдаланып банк аша кредит рәсмиләштерү очрагы теркәлгән. Бу факт буенча җинаять эше кузгалтылган. Шәхси документлар мәгьлуматларын сер итеп сак-лау ул һәр кешенең уз бурычы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев