Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуратурасы 20 яшьлек ир-егеткә карата җинать эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады

Мәхкәмә аны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 нче маддәсенең 1нче пунктында каралган (исерек хәлдә машина белән идарә иткәне яисә вазыйфаи затның исереклелек хәленә медицина тикшерүе үтү турындагы кануный таләбен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылганы булган исерек хәлдәге затның машина белән идарә итүе) җинаятьне кылуда гаепле дип таныды.


Хөкем ителүче 2023 елның 20 февралендә, элек тә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылуына карамастан, Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәсенең 2.7 пунктындагы таләпне үтәмичә, исерек хәлдә «ВАЗ 21124» автомобиле белән барып, уң яктагы юл астына төшеп китә. Шунда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.


Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Мәхкәмә, бар хәлләрне дә исәпкә алып, аның 1 ел да 6 айга йөртү таныклыгын алып, 200 сәгать күләмендә мәҗбүри эш билгеләде. 
Мәхкәмә җәзасы кануный көченә керде.

Луиза Хәйруллина, район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев