Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районы прокуратурасы элек хөкемгә тартылганы булган ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады

Әлки районы прокуратурасы элек хөкемгә тартылганы булган ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.


Мәхкәмә аны РФ Җинаятьләр кодексының 264.3 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча (транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, Россия Федерациясенең администартив канун бозулар турындагы кодексының 12.7 нче маддәсенең 4 нче бүлегендә каралган җинаятьне кылган өчен хөкемгә тартылганы булган затның автомобиль рулендә баруы) җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. 
Мәхкәмәдә гаепләнүченең 2023 елның 24 июлендә исерек килеш транспорт белән идарә иткәне өчен элек тә хөкем ителүе һәм РФ административ канун бозулар турындагы кодексының 12.7 нче маддәсенең 4 нче бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартылганы булуына карамастан һәм Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.1 пункы таләпләрен бозып, йөртү таныклыгы булмаган килеш ТР Әлки муниципаль районының Түбән Биктимирово авылы янында трактор рулендә баруы расланган. ЮХИДИның район бүлеге хезмәткәрләре аны шунда кулга алган. 
Хөкемгә тартылучы гаебен тулысынча таныган. Мәхкәмә барысын да исәпкә алганнан соң, 6 айга сынау вакыты белән 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын чыгарган. Шулай ук ир-ат 2 елга йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителгән. 
Мәхкәмә карары кануный көченә кергән. 
Район прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев