Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы район башлыгы урак алдынгыларын бүләкләде

Бу көннәрдә район кырларында сиксәннән артык комбайн бөртек суктыруда эшли. Көн саен басуларда 1200-1400 гектар мәйданнан игеннәр суктырып-җыеп алына.


Район башлыгы Александр Никошин 2024 ел урагында иң уңышлы эшләүче механизаторлар белән очрашты, аларның хезмәт шартларын сорашты. Иген басуларында ук урак батырларына Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

Район җитәкчесе “Көньяк Әлки” территориаль идарәсендә тәҗрибәле механизатор Азат Әхмәтовны хезмәт уңышлары белән котлап бүләкләде. “Хузангай” җәмгыятендә комбайнчылар арасында Вячеслав Илюхин беренче бара. Ә күрше булган “Ерусланов А.Н.” крестьян-фермер хуҗалыгында Җәүдәт Хисмәтов уракны уңышлы башлаган. Александр Никошин алдынгы комбайнчыларга бүләкләрен тапшырды, алга таба да хезмәт уңышлары теләде. 
Быелгы  уракта “Үзәк Әлки” территориаль идарәсендә Әхәт Шәрәпов алдынгылар исемлегеннән төшми. Район җитәкчесе Әхәт Кәрип улына да эшләгән кырда бүләк тапшырды, хезмәттәге казанышлары өчен рәхмәтләрен җиткерде. 

Район башлыгы күрсәтмәсе нигезендә, кыр эшләре  барган басуларда район мәдәният йорты артистлары төшке аш вакытларында концерт күрсәтәчәк. Кыска вакытлы ял сәгатендә игенчеләрнең күңелләрен шулай күтәрү аларны хезмәткә дәртләндерер.

Шулай ук урып-җыю чорында алдынгы комбайнчыларны басуларга барып бүләкләү эше дә дәвам иттереләчәк.  
Моннан тыш, уракта катнашучы игенчеләр арасында һәр елны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурс үткәрә иде. Анда безнең комбайнчылар да, җиңүләр яулап, акчалата бүләкләргә ия булдылар. Әлеге конкурс быел да булыр дип өметләник. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев