Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы советының чираттагы сессиясе үтте

Бүген, 24 апрельдә, район советының чираттагы сессиясендә Әлки муниципаль районының 2022 елда бюджетның үтәлеше турындагы мәгүлүмат белән финанс бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады.

Икенче мәсьәлә  – районның 2023 елга һәм планлаштырылган 2024 һәм 2025 елларга бюджетына үзгәрешләр кертү турында мәгълүматлар белән Илгиз Габидуллин хисап тотты.


Кеше хокуклары буенча вәкиленең райондагы җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина 2022 елда Әлки җирендә башкарылган эшләре хакында утырышта мәгълүмат белән чыгыш ясады.


Сессия ахырында, 21 апрель – җирле үзидарә хезмәткәрләре көне уңаеннан район Советы рәисе Александр Никошин муниципаль хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.


Район советы оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Лилия Толмачовага “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Мактау билгесе тапшырылды. Советның Мактау грамоталары белән район башкарма комитетының архив бүлеге баш белгече Лилия Җәләлетдинова, опека попечительлек бүлеге баш белгече Гөлнара Хәмидуллина, Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов бүләкләнделәр. Советның Мактау хатлары район башкарма комитетының балигъ булмаучылар эше һәм административ тәҗрибә буенча бүлегенең әйдәп баручы белгече Ришат Исхаковка, Апак һәм Ташбилге авыл җирлекләре сәркатипләре Әлфирә Сираҗева һәм Әлфия Нуруллинага тапшырылды. Район башлыгы Мактау грамоталары башкарма комитетеның инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Анна Ефремова, территориаль үсеш бүлегенең баш белгече Алия Зәйдуллина, юридик бүлекнең баш белгече Гүзәл Ситдикова ия булдылар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев