Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Татар Борнае авылында модульле ФАП ачылды

30 декабрь – Татар Борнае халкы өчен гаять шатлыклы көн буларак истә калыр.

 Авыл уртасында, яңа мәктәп белән янәшә, модульле фельдшер-акушуерлык пункты ачылды.

Татар Борнае халкының  шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Александр Никошин да килгән иде.

- Әлеге ФАПны без федераль программа нигезендә төзеп алдык. Авыл халкы әлеге пунктка килеп кирәкле дәваларны киңәшләрне алсын. Барыгызны да Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйм, һәркайсыбызга ныклы сәламәтлек телим,  – диде район  җитәкчесе.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина тантанада чыгыш ясап:

- Татар Борнаенда яңа ФАП ул районда ачылган уналтынчы пункт. Соңгы елларда авылларда күп кенә фельдшер пунктлары ремонтланды. Шулай ук үзәк хастаханә биналары  ел саен яңартыла. Районга берничә табиб сезгә хезмәт күрсәтергә кайтты. Яңа маммограф аппараты сатып алынды. Ул 2023 ел башыннан эшли башлаячак, – дип баш табиб яңалаклыра белән уртаклашты.

Яңа ФАП нигезендә Татар Борнае имамы Идрис Гыйниятов азан әйтте, Коръән укыды.

Барлык авылдашлар исеменнән Яңа елга яңа ФАП бүләк иткән өчен район җитәкчелегенә Наилә Хәмитова  олы рәхмәтләрен җиткерде.

Менә модульле фельдшер-акушерлык пункты алдындагы ал тасмалар киселде. Без “Хәерле сәгатьтә булсын” дип теләп яңа бинаны карадык. Авыл фельдшерлары  Гөлүсә Галиева үзенең эш урыннарын күрсәтте, заманча медицина җихазлары  белән таныштырды.

Әлеге пункт бик иркен – фельдшерга, халык өчен барлык шартлар тудырылган.  Әлеге йорт сәламәтлек сагында озак еллар һәм уңышлы эшләсен иде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев