Әлки районы укучылары белән әхлак дәресләре үткәрделәр
Тәрбия һәм әхлак кыйммәтләре — кеше шәхес булып формалашканда иң мөһим нигез. Бу төшенчәләр балачактан ук күңелгә һәм аңга сеңеп, киләчәктәге гамәлләребезгә нигез булып тора.
Шушы мөһим темага багышлап, Базарлы Матак мәктәбе татар теле укытучысы Миләүшә Фәттахова һәм район мөхтәсибе Ирек хәзрәт укучылар белән әңгамә уздырды.
Ирек хәзрәт балаларга дини һәм гомумкешелек кыйммәтләре нигезендә әхлаклы булуның серләрен ачты, Миләүшә Фәттахова исә туган тел һәм әдәбият аша кеше күңеленә матурлык һәм әдәп керүе хакында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев